14 август 2012 яңалыклары
-
Мулла бабай чишмәсе
Чепкас-Илмәт авылы уртасында, табигатьнең бик матур урынында, ничәмә-ничә дистә еллар элек авыл мулласы тарафыннан чишмә ачыла.
-
Өченче һәм аннан соңгы балаң туса...
Әгәр тарихны искә алсак, дәүләтләр һәм халыклар арасындагы сугышларның күпчелеге җирләрне басып алу һәм үз биләмәләрен арттыру теләге белән башланган.
-
Район стартка чыкты
Советлар Союзында беренче мәртәбә физкультурачылар көне 1939 елның 18 июлендә үткәрелә. Ул вакытта аны Бөтенсоюз физкультурачылар көне дип атаганнар. 1980 елның 1 октябреннән башлап СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Россиядә аны һәр елны август аеның икенче шимбәсендә үткәрү гамәлгә керә.
-
Иминият взносларын күчерү мәҗбүри
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды гражданнарның пенсиягә хокукларын тәэмин итү буенча эш бирүчеләрнең мәҗбүри медицина һәм мәҗбүри пенсия иминиятләренә күчерелмәгән бурычларын түләттерү буенча максатчан эш алып бара.
-
21 яшькә кадәр рөхсәт ителмәячәк
«Роспотребнадзор» башлыгы Геннадий Онищенконың исерткеч эчемлекләрне 21 яшькә кадәргеләргә сатмау турындагы тәкъдимен социаль сәясәт буенча Федерация советы комитеты рәисе Валерий Рязанский да хуплый.
-
19ы– Ураза гаете
Рамазан ае тәмамланып шәүвәл аеның беренче көнендә, 19нчы августта, Чүпрәле районы мөхтәсибәтенә кергән барлык мәчет һәм мәхәлләләрдә дә Гайдел-фитр бәйрәме үткәреләчәк.
-
Хөкүмәт йортында киңәшмә
Һәр шимбәдә Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә торак төзелеше, ветераннарга торак бирү, өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү, гомумән, социаль мәсьәләләрне үз эченә алган киңәшмә уза. Бу шимбәдә дә Президент каршында Ирек Фәйзуллин һәм республикада төзелеш өчен җаваплы җитәкчеләр хисап тоттылар. Күптән түгел...
-
Игенченең уңганлыгы кырларда күренә
Якшәмбе көнне район башлыгы Тимур Нагуманов белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов комбайнчыларның бишкөнлек эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.