Укуга ихтыяҗ бармы?
Бүген китап, газета укучылар бармы? Ил халкының күпчелек өлешенең телевизор карап, интернетта утырып мәгълүмат алганын исәпләсәк, калын-калын томнар укып, газета битләрен актарып утырырга омтылучылар бар дип әйтүе, чыннан да, кыен.
Сүз дә юк, соңгы елларда китап, газета уку культурасы онытылып бара дияргә тулы җирлек бар. Шулай да китапханәләрдә укучылар юк дип, кистереп әйтеп булмый әле.
Район үзәк китапханәсендә бүгенге көнгә 2376 укучы исәпләнә. Биредә 19807 данә китап басмасы урын алган, китапханә тарафыннан һәр яртыеллыкта дистәдән артык газета-журналларга яздыру бара.
Район үзәк китапханәсе белгече Резидә Фәизова әйтүенчә, китап укуга еллар дәвамында тугрылык саклаучылар бар. Шундыйлар дип ул Иске Чүпрәледән Илдар Каюмовны, Низаметдиновлар, Бикмөхәммәтовлар гаиләләрен, Татар Шатрашаныннан Фидания Вафинаны әйтә. Шулай ук, Батыр районыннан даими рәвештә биредә Алсу Сабирҗанова булып, татар китапларын, газета-журналларын яздырып укый икән. Укытучылар, укучылар, аеруча 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, китапханәнең еш кунаклары. Бирегә килеп "Туган як" газетасын да укучылар шактый икән.
Ел саен китапханәдә күркәм традиция яшәп килүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Ул-ел башында беренче укучы булып язылу. Беренче язылучыга китапханә бүләк тә әзерли. Ике ел рәттән әлеге бүләккә Хайбулдино авылыннан Петр Павлов лаек була икән.
Соңгы елларда китапханәләр системасында китапларның электрон вариантларын булдыру өлкәсендә дә зур эшләр башкарылды. Алай гына да түгел, Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып электрон китапханә системасына күчте. Бүгенге көндә "Таткнигофонд" электрон китапханә системасында 1144 басма урын алган. Анда классик, фәнни-популяр, тарихи әсәрләр һәм балалар әдәбияты урнаштырылган. Һәр атна саен электрон китапханәгә 44 илдән 3000 кулланучы "керә" икән. Димәк, басмаларның ниндие генә булмасын, аңа ихтыяҗ бар дигән сүз. Ни генә дисәң дә, китап-белем чишмәсе булып кала бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев