Изге китап
Коръән-ислам динендә китапларның анасы булып санала. Каләм Шәриф (хөрмәтле сүз), Фүркан (аерып бирүче) дип тә атала.
Коръән барысы 114 сурәдән-бүлектән тора. Сурәләр Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһу Тәгаләдән Җәбрәил фәрештә аша аятьләр (ачышлар) рәвешендә, иңдерелә. Мөхәммәд гәләйһи вә сәлләм Коръәнне тәгълимәтенә ия булучыларына-сахәбәләренә әйтеп яздырган. 632 елда, Мөхәммәд гәләйһи вә сәлләмнең вафатыннан соң, 20 ел үтеп, Коръәнне укуда фикер каршылыклары туа башлагач, Госман Хәлифә әмере белән Фүрканне хәзерге заманга кадәр килеп җиткән рәвешенә китереп, системага салып бер китап сыйфатына кертеп язып алалар.
Коръән Европа телләренең һәммәсендә дә диярлек тәрҗемә ителгән. Гордей Саблуков (1804-1880) тарафыннан эшләнгән русча тәрҗемәсе 1877-1907нче елларда Казанда күп мәртәбәләр басылып чыга. Академик И.В.Крачковский (1883-1951) эшләгән тәрҗемәсе дә үзенең вафатыннан соң 1963нче елда, Мәскәүдә басылып чыга.
Русия җирлегендә Коръән 1787 елда Екатерина II Указы белән, Казан татарларының акчасына, татар имамнары эшләгән гарәпчә шрифтта дөнья-да беренче мәртәбә типографик ысул белән, Петербургта басыла. Казанда тәүге басмасы 1803 елны дөнья күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев