Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Сыерчык бураннары

Иртә таңнан ява җепшек буран Ак күбәләк кебек, һавадан. Яз аенда җылы көткәннәрне Ак кар сорды бүген, яңадан. Сыерчык бураннары котыра, Ә күңелдә инде яз яме. Җиргә иңгән карны ера-ера, Якынлаша язның бәйрәме. Һәр ел килә табигатьтә бу чор, Күңелләрне ала өшетеп. Туган якка кайткан кошларны Салкыннары белән өркетеп. Тик...

Иртә таңнан ява җепшек буран

Ак күбәләк кебек, һавадан.

Яз аенда җылы көткәннәрне

Ак кар сорды бүген, яңадан.

Сыерчык бураннары котыра,

Ә күңелдә инде яз яме.

Җиргә иңгән карны ера-ера,

Якынлаша язның бәйрәме.

Һәр ел килә табигатьтә бу чор,

Күңелләрне ала өшетеп.

Туган якка кайткан кошларны

Салкыннары белән өркетеп.

Тик озакка түгел борчылулар,

Соңгы кары кышның коелган.

Тиздән эреп, суга әйләнәчәк.

Язны теләп ясин чыгылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев