Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Милләтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай!

19 январь көнне Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбендә Тукай елын йомгаклау кысаларында 9-11 сыйныфлар белән «Тукай укулары» булып үтте.

Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.А.Җәләлова алып барды.

Без, бу дәрестә милләтебез шигъриятенең якты йолдызы, маягы булган Г.Тукайның тормыш юлы, педогогик һәм журналистик эшчәнлеге, юмор һәм сатира остасы, тәнкыйтьче булудан тыш аның башка таныш булмаган яклары белән дә очраштык.

Тукай турында яңа китап: шагыйрь тормышына яңа караш. Алман (немец) галиме Михаэль Фридерихның «Г.Тукай как объект идеологический борьбы» исемле хезмәте сатуга чыгуы һәм 67 псевдонимы барлыгын белдек. Бу дәрестә укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләренең тезислары белән бик оста чыгыш ясадылар: «Г.Тукай псевдонимнары»-Низамов Илһам (10Б), «Г.Тукай мәхәббәте»-Насыйбуллин Нәфис (10Б),«Г.Тукайның педагогик эшчәнлеге»-Хөсәенова Гүзәл (10А), «Г.Тукай-тәнкыйтьче»-Нигъманова Гүзәлия, «Г.Тукай премиясе лауреатлары тарихы.»-Гайниева Ленара(10А).

Г.Тукай Татарстан күләмендә генә түгел, Россия, дөньякүләмендә дә танылган шәхес. Татар милләте өчен янып яшәгән Тукайга бүгенгесе көндә Мәскәү, Петербург калаларында һәйкәлләр ачылды.

Ә безгә Тукай елы нәрсә бирде? Нинди уңышларга ирештек соң? Без бу турыда горурланып әйтә алабыз: Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбе Зәки Нури премиясе лауреатына лаек булды.

Айзятова Алсу- Казан федераль университеты үткәргән регионара предмет олимпиадасында "Татар теле һәм әдәбияты" дисциплинасы буенча 3 нче урын, Татар дәүләт гуманитар- педагогика университеты, ТР Язучылар берлеге, "Бөтендөнья татар конгрессы" Башкарма комитеты оештырган "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында композицион осталык номинациясендә җиңүче, һәм Диплом иясе булды, XI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау турында катнашып, "Драма" номинациясендә югары нәтиҗәләргә ирешеп Диплом алды, быелгы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча район күләмендә уздырылган олимпиадада 1 урын, З. Нури премиясе лауреаты. (Җитәкчесе- Э. Җәләлова)

Усманов Марсел-район күләмендә уздырылган "Татар баласы" конкурсында 1 урын яулады. Таҗетдинова Гүзәл: 1)Тукайның 125 еллыгына багышланган "Илһамлы каләм" Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсында иң яхшы проза әсәрләре өчен 3 урынга лаек булды, Диплом белән бүләкләнде. 2)Бикмуллин исемендәге респуплика фестивалендә Г.Тукай турында үзе иҗат иткән шигырен сөйләп, дипломга лаек була. 3)"Ватан" республика бәйгесендә Тукай шигырьләрен яттан сөйләп дипломга лаек була. 4)Республика күләмендә Тукай укуларында катнашып, "Уңышлы башкарылган фәнни-эзләнү эше өчен" грамота белән бүләкләнде. 5) Тукай елы белән үткәрелгән чараларда актив катнашканы өчен мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

7А сыйныф укучысы Регина Мөхетдинова:1)Тукайның 125 еллыгына багышланган "Туган як эзләре буйлап" дип исемләнгән рес-ка күләмендәге экспедециядә катнашып, җиңүче исеменә лаек булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. 2)"Фәнгә беренче адымнар" исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли "Тукай әсәрләрендә Пушкин әсәрләре" хезмәте белән конференциядә катнашып, 3-дәрәҗәдәге лауреат исемендә лаек булды. Диплом белән бүләкләнде.

Г.Тукайның "Тургайлар ашыймыз" хикәясе буенча республика бәйгесендә район күләмендәге чараларда куелган күренештә актив катнашканы өчен 7 А сыйныфы укучылары Хәйруллин Ранис, Загреев Адел, Мөдәрисова Айгөл мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук, Мөдәрисова Айгөл "Сөйли башлыйм бу дөньяның ваклыкларын" республика бәйгесендә катнашып, кызыксындыру бүләгенә лаек булды: ярты елга "Шәһри Казан" газетасы белән бүләкләнде. "Шул вакытта мин кулыма китап алам" исемле иҗади эше "Шәһри Казан" газетасында басылып чыкты.

2)Тукайның 125 еллыгына багышланган "Ватан" республика бәйгесендә, Тукай нәсерләрен яттан сөйләп дипломга лаек булды.

7а сыйныфы укчысы Загреев Адел:1) Тукайның 125 еллыгына үзе иҗат иткән шигырен сөйләп, Район үзәк китапханәсенең грамотасы белән бүләкләнде. 2) "Сөйли башлыйм бу дөньяның ваклыкларын" республика бәйгесендә катнашып, кызыксындыру бүләгенә лаек булды: ярты елга "Шәһри Казан" газетасына язылу белән бүләкләнде. "Тукай әсәрләреннән җавап табам" исемле иҗади эше "Шәһри Казан" газетасында басылып чыкты , З. Нури премиясе лауреаты исеменә ия булды.

6Б сыйныфы укучысы Ахсянова Динә Тукай шигырьләре бәйгесендә 1-урын алды. 10 А сыйныфы укчылары Яфизова Лениза, Салихова Эльмира М.Җәлилнең 105 еллыгына һәм Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган "Туган як серләре" дип исемләнгән республика күләмендәге экспедециядә катнашып, җиңүче исеменә лаек булып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр.

11Бсыйныфы укчысы Сабитова Гелназ район күләмендә үткәрелгән сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсында 1 нче урын яулады.

10А сыйныфы укучысы Фаизова Аида беренче республика "Тукай укулары"нда катнашып грамота белән бүләкләнде. (Җитәкчесе Г.Н.Миннебаева).

Укучыларыбыз Тукай елында активлык күрсәтеп, үзләренең туган телләренә, Тукай телләренә тугырылыклы икәнлекләрен расладылар.Тукай елы тәмам, ләкин Тукай мәңге безнең күңелләрдә яшь булып калачак, аның иҗаты татар әдәбиятының иң түрендә яшәячәк! Дәресне йомгаклап, мәктәп директоры Р.М. Хуҗиева эстафетаны "2012 ел- тарих елы" буларак тарих укытучыларына тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби сәхифә