Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Габдулла Тукай - шигърият күгендә иң якты йолдыз

Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру максатыннан, Шланга урта мәктәбендә "Яңарыш" дип исемләнгән проект булдырылды.

Ул өч өлештән торды: 1 тур - кастинг - иң оста шигырь сөйләүчеләрне сайлап алу, 2 тур - проектка үткән укучыларга мастер-класслар күрсәтү, остазлары белән шәхси дәресләр үткәрү һәм 3 тур - финал - проектның җиңүчеләрен билгеләү. Проектка иң оста шигырь сөйләүче 15 укучы керде.

26 нчы апрель -Габдулла Тукай туган көнендә проектның финал өлеше үтте. Укучылар шагыйрь иҗат иткән шигырьләрне, анда чагылган хис-тойгыларны белдереп, тыңлаучы күңеленә үтеп керердәй итеп сөйләделәр. Г.Тукайның "Туган тел" җыры өч телдә башкарылды, "Заманча Су анасы" исемле кызыклы күренеш куелды, биюләр тынмады, "Пар ат" җыры күмәк җырланылды. Кастинг һәм остазлар белән дәресләр вакытында төшерелгән видеосюжетлар кичәбезне тагын да җанландырып җибәрде. "Илһам чишмәсе"-2013 әдәби-иҗат бәйгесе җиңүчесе 10 сыйныф укучысы Раилә Сатдинова Тукайга багышлап үзе иҗат иткән шигырен сөйләде.

Жюри әгъзалары, уртак фикергә килеп, "Проектның җиңүчесе" исеменә 7 нче сыйныф укучысы Розалия Якупованы лаек дип таптылыр. 2 һәм 3 урыннар 9 нчы сыйныф укучысы Раил Сәлимҗановка һәм 8 нче сыйныф укучысы Фәридә Хафизовага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай әдәби проект