Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Шигъри тәлгәшләр

Бәхетем - туган ягымда Әйләнәм дә карыйм узганыма, Шактый гына юллар үтелгән. Бормалылар алар, сикәлтәле, Кайда очкан, кайда сикергән. Очраганда юлның тигезләре, Салмак кына атлап барылган. Ашыгулар минем холкым түгел, Сабырлыкка күңел табынган. Карлы инешенең ярларында Сакланадыр әле эзләрем. Тал-куакта сандугачны тыңлап Үз көем-моңымны эзләдем. Үзәк өзгеч кошлар сайравыннан Бөек...

Бәхетем - туган ягымда

Әйләнәм дә карыйм узганыма,

Шактый гына юллар үтелгән.

Бормалылар алар, сикәлтәле,

Кайда очкан, кайда сикергән.

Очраганда юлның тигезләре,

Салмак кына атлап барылган.

Ашыгулар минем холкым түгел,

Сабырлыкка күңел табынган.

Карлы инешенең ярларында

Сакланадыр әле эзләрем.

Тал-куакта сандугачны тыңлап

Үз көем-моңымны эзләдем.

Үзәк өзгеч кошлар сайравыннан

Бөек хакыйкатьне аңладым:

Җырлар дәртле туган җирдә генә,

Шуңа читкә китеп бармадым.

Олы бәхетемдер, дип санадым

Туган-үскән илдә яшәүне.

Күңелемдә моңга әверелде

Җилләрнең пышылдап дәшкәне.

Ирештеңме соң син морадыңа,

Дип әйтсәгез, җавабым шушы:

Күктән торна эзләп маташмадым,

Бар бәхетем - җайлы тормышым.

Хезмәтемне, дусларымны таптым

Чүпрәледә - туган ягымда.

Суларыннан яшәргә көч алдым,

Җырлар туды моңлы җанымда!

...Ә шулай да гомерләр тиз уза,

Еллар ашыгалар, мин түгел.

Мин тормышны дәртле җырга тиңлим,

Ничек моңланмасын бу күңел?

Оныта алмыйм

(җыр)

Оныта алмыйм авылымның

Талларын, каеннарын.

Бер күрсәм дә бетәр иде

Хәсрәтем, кайгыларым.

Оныта алмыйм авылымның

Челтерәп аккан суларын.

Чишмә суы басар иде

Йөрәкнең ярсуларын.

Оныта алмыйм авылымның

Моң тулы урамнарын.

Кызлар җыры җиңәр иде

Җанның җил-бураннарын.

Оныта алмыйм авылымның

Кара кашлы гүзәлен.

Белә микән, аны сагынып,

Үзәгем өзелгәнен?

Туган якларны сагынып

Үзәкнең өзелгәнен?

Сагындыра туган җир

(җыр)

Читтә узган гомеремнең

Сүрәнләнеп килә уты.

Булды микән туган якны

Уйламаган бер минуты?

Кушымта: Күңелемнән китмә бер дә,

Хыялыма булса да, кил!

Якын булса да торган җир,

Сагындыра туган җир!

Саубуллашып киткән чакта

Башын иде таныш каен.

Шуңадыр ла, басылмады

Хәсрәткәем, сагышкаем.

Кушымта: Мине көткән каенымның

Яфракларын койган җил.

Якын булса да торган җир,

Сагындыра туган җир!

Туган якның кадерләрен

Аерылгач та аңладым.

Каеннарым, бәгырьләрем,

Кичерегез, кайталмадым.

Кушымта: Тик туган җир дөньядагы

Бар гүзәллек сыйган җир!

Якын булса да торган җир,

Сагындыра туган җир!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев