Яна Чүпрәле авылында гомер итүче Батдалова Наилә Әнвәр кызының юбилее
Яна Чүпрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Батдалова Наилә Әнвәр кызы 20 август көнне иң зур, шатлыклы бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Иң якын, иң хөрмәтле кешебез!
Син – безнең өчен иң кадерле, олы зат! Син – һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк!
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Көннәрең шатлык белән үтсен. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай шат, көләч йөзле булып, озын-озак яшәргә язсын!
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә!
Иң изге теләкләр белән кызың Айгөл – Алмаз, оныкларың Камилә, Әскәр, улың Айдар.
Нет комментариев