Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Сагдеев Фәрит Рәхимҗан улының юбилее

10 июня 2023, 09:33

133

0

0

Шланга авылында яшәүче Сагдеев Фәрит Рәхимҗан улының  юбилее

Шланга авылында яшәүче Сагдеев Фәрит Рәхимҗан улының 10 июньдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, мең рәхмәт сиңа, яраткан әтиебез. Әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.

Җир йөзендә синдәй кешеләр аз,

Шуңа сине бар да ярата.

Әйтсәң, бары матур сүзләр генә,

Әйтеп була сиңа карата.

 Котлы булсын, әти, туган конең,

Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

 Гомер буе кешелекле булдың,

Балаларыңны сөйдең өзелеп,

Эшчән булдың, тырыш, хезмәт сөйдең,

Һәм безгә дә шуны теләдең.

 Сәләмәт бул, гел елмаеп яшә,

Бәхет кунсын күңелең түренә.

Барыбызга канат, терәк булып,

Талмый атла гомер үренә.

Иң изге теләкләр белән: улың Фәнил, киленең Гөлнара, кызың Фрида, киявең Айдар, оныкларың Фадель, Самир. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев