Мунчәли авылы мәктәп - балалар бакчасы җитәкчесе Халитова Гузәлия Шамильбек кызының юбилее
Мунчәли авылы мәктәп — балалар бакчасы җитәкчесе Халитова Гузәлия Шамильбек кызы 1 май көнне үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме — хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.
Син үзеңнең тормышыңны балаларга белем биругә багышладың. Үзеңнең энергияңне, белемеңне кызганмыйча, һөнәреңә тугры калып, инде ничә еллар туган авылың мәктәбендә хезмәт куясың. Син өйдә яраткан хатын, кадерле әни, эшендә төгәл һәм гадел җитәкче, укучыларыңа акыллы остаз.
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әтиебез белән 32 ел бергә иңне-ингә куеп гомер иттегез, тагын бик күп еллар пар канатлы булып, мәхәббәткә төренеп, бәхетле тормышта яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән: әтиебез Дамир, кызларың Айгөл, Энҗе.
Нет комментариев