Кече Чынлы авылында яшәүче әниебез Гөлсинә Хәсәнҗан кызы Вахитованың 1 октябрьдә 85 яшьлек олы юбилее.
Кадерле, газиз әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез! Якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән син барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тырыш һәм тәвәккәл, сабыр, батыр йөрәкле, тормышыбызны яктыртып торучы маяк син безгә, әни. Тормышның матур якларын гына күрергә тырышып, беркайчан да зарлануны, уфтануны белмичә, сагыш- моңга бирешмичә, яшәүне яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итеп яши беләсең. Син безнең барыбыз өчен дә үрнәк! Бүгенгедәй изге күңелле булып, якыннарың, туганнарың янәшәсендә, бәхетле гомер ит. Без, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып, озак еллар кадер-хөрмәттә яшә.
Гадел дә син, мәрхәмәтле дә син,
Безгә синең белән бик рәхәт.
Әниебез, барысы өчен дә сиңа,
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез,
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Әниебез, синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичерсәк иде бергәләп.
Изге теләкләр белән: кызларың Сиринә, Алсу, улы Радик, киявең Тәлгать, киленең Гелия, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың һәм улың Радикның хезмәттәшләре.
Нет комментариев