Иске Чүпрәле авылында яшәүче әтиебез Ренат Сәйфулла улы Нигмәтуллинның 27 февральдә 70 яшьлек олы юбилее.
Кадерле әтиебез, бабабыз! Сиңа нинди генә матур сүзләр юлласак та, күңелдә булган рәхмәт хисләрен, изге теләкләрне әйтеп бетерә алмыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күнелле, ярдәмчел, кешелекле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерле син. Гаиләдә син чын тормыш терәге, үрнәк әти. Синдәй якын кешебез булганга без бик бәхетле. Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал, әни белән иңгә-иң куеп, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, кайгы-хәсрәтсез, балалар, оныклар рәхәтен күреп, озын-озак еллар кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.
Әни өчен һәрчак булдың терәк,
Безнең өчен булдың гел үрнәк.
Син булганда җирдә бәхетлебез,
Син булганда дөнья түгәрәк.
Иң изге теләкләр белән: әниебез, улың Дамир, киленең Надежда, кызың Анжела, киявең Илнар, оныкларың, кода, кодагыйларың.
Нет комментариев