Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фрида Зиһанша кызы Хафизованың олуг юбилее
Поздравления

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фрида Зиһанша кызы Хафизованың олуг юбилее

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фрида Зиһанша кызы Хафизованың 8 мартта олуг юбилее, аңа 85 яшь тула.

Сөекле әниебез!

Сине чын күңелебездән шушы матур гомер бәйрәмең – 85 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без–балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын-озак гомер кичерергә язсын.

Син–безнең иң газиз кешебез, туган өебезнең якты нуры, кояшы син. Бүгенге көндә без тормышта үз урыныбызны тапканбыз икән, бу, әлбәттә, сезнең әти белән тырышлыгыгыз. Безгә биргән яхшы тәрбиягез, төпле киңәшләрегез өчен мең-мең рәхмәтлебез сезгә.

Кайчан кайтсак – киң күңелле,
Каршылыйсың ачык йөз белән.
Авырлыклар җиңеләеп китә,
Синең әйткән җылы сүз белән.

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Сызламасын аяк-кулларың.
Әткәебез, бала-оныкларың белән
Матур үтсен алда гомер юлларың.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың, тирә-күршеләрең, дусларың.

Нет комментариев