Иске Чокалы авылында яшәүче Илсөяр Фиалит кызы Якупова шушы көннәрдә гомеренең якты бәйрәмен — 55 яшьлек юбилеен билгели.
Кадерлебез! Сине туган көнең — юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Тырыш хезмәтең, ачык йөзең, ярдәмчеллегең сине авыл халкы арасында хөрмәтле итте. Ике дистә елдан артык балаларга белем бирдең, бүгенге көндә авыл халкы мәнфәгатен кайгыртып яшисең, олы хезмәт куясың. Алга таба да көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм бәхетле, сәламәт бул! Уй-теләкләрең якты, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез, балаларыңның игелеген күреп яшәргә язсын Аллаһ Тәгалә!
Синдәдер ул балам барлык яхшылыклар,
Сабырлыкның төпсез коесы.
Түземлекнең иге-чиге юктыр,
Күңелләрнең иң-иң җылысы.
Югары күтәреп атла башыңны,
Әче җилләр каршы иссә дә,
Һәр кешегә елмаеплар эндәш,
Йөрәгеңне хәсрәт киссә дә.
Моңсу гына яшьләр түккән чакта,
Җылы яңгыр булып явырмын.
Күкрәгемә кысып битләреңнән үбеп,
Юатырбыз, кызым назлармын!
Иң изге теләкләр белән: әти-әниең, барлык туганнарың.
Нет комментариев