Фирүзә һәм Наил Хәлиловларның бергә тормыш итүләренә 40 ел
Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез Халилов Наиль һәм әниебез Халилова Фирүзәнең бергә тормыш итүләренә шушы көннәрдә 40 ел булды.
Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әти һәм әни! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме — картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт!
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзләрдә,
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде,
Әти-әни, туган йортыбыз.
Изге теләкләр белән: кызларыгыз Рамилә, Румия, кияүләрегез һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев