"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
Быел Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча "Интернет-озын гомер" проекты кысаларында республикада пенсия алды һәм пенсия яшендәге 10 мең кеше компьютер белән эшләү нигезләренә өйрәтеләчәк.
Интернет һәм социаль челтәр турында сүз чыккач, сатирик язучы Камил Кәримовның: "Интернетта хәзер бер төймәгә басасың да - өйләнешәсең, икенчесенә басасың да - аерылышасың",- дигән мәзәк сүзләре искә төшә.
Республикада «Интернет-озын гомер» проекты старт алып, эшчәнлеген шактый гына уңышлы башлап җибәрде.
0