Туган Як
  • Рус Тат
  • Бөтен мөмкинлекләр ачыла. Әмма...

    Интернет һәм социаль челтәр турында сүз чыккач, сатирик язучы Камил Кәримовның: "Интернетта хәзер бер төймәгә басасың да - өйләнешәсең, икенчесенә басасың да - аерылышасың",- дигән мәзәк сүзләре искә төшә.

    Әйе, бүгенге заманны интернет һәм социаль челтәрдән башка күз алдына да китереп булмый. Техника, яңа технологияләр тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә бара. Компьютер булгач, әлбәттә, интернет беренче урынга куела. Глобаль челтәр турында күп языла. Бу урында аның уңай һәм тискәре йогынтысы турында да әйтми булмас. Без күнеккәнчә, интернетның уңай якларын гына күрү зур ялгышлыктыр ул. Интернетның кыскача барлыкка килү тарихына күз салыйк. 1957 елда СССР галәмгә ясалма җир спутнигы очыра. АКШның Оборона министрлыгы исә сугыш башланудан куркып, үзара һәрдаим бәйләнештә торуны кирәк дип таба. Шуңа да компьютер челтәре булдыру карала. Бу җаваплы эш Калифорния штатының иң алдынгы дүрт университетына тапшырыла. Интернет та башта "Arpanet" дип йөртелә. Шулай итеп, акрынлап арпанет кулланышка керә башлый. Аннан соң аның белән галимнәр дә кызыксына. Әмма, ул вакытта аның глобаль челтәргә әйләнәчәге турында берәү дә фаразламый. Хәзерге заманда интернетны күпчелек халык үз итте. Хәтта, махсус курслар ачып өлкән яшьтәгеләрне өйрәтү дәресләре дә оештырыла. Интернет көндәлек тормышыбызда көннән-көн киңрәк колач җәя. Сер түгел, хәзер интернетта утырмаган кеше бик сирәктер. Без аңа "заман таләбе" дип карарга күнектек. Ә чыннан да, ник утырмаска? Монда барысы да бар. Йөгереп йөреп, китапханәләрдә казынырга да, газет-журнал битләрен хәлдән тайганчы актарып утырырга да кирәкми. Кул астында булган аппаратның клавиатурасына бассаң, бөтен мәгълүмат синең карамакта. Әзер реферат, курс һәм диплом эшләренә кадәр бар монда. Интернет-кибетләр турында да әйтеп үтик. Үзенә җәлеп итеп торган сурәтләргә басып, ошаганын сайлап алсаң, ул зәвыклы күлмәк, матур сувенир, кызыклы китап дисеңме-барысы да синеке. Аларны хәтта өйгә үк китереп бирәләр. Заказың үтәлгәнне көтеп утырырга гына кала. Һәр икенчебезнең социаль сайтларда утыруы да мәгълүм. "Мой мир", "Вконтакте" һәм "Одноклассники"... Көнбатышта исә фейсбук, майспейс кебекләре киң таралган. Үсмерләрне һәм яшьләрне бөтен дөньяларын оныттырып мондый сайтларда утырырга нәрсә кызыктыра соң? Сүз дә юк, арзан һәм уңайлы аралашу чарасы. Тик интернет дигән кармакка бер эләксәң, башыңны да югалтырга мөмкин. Үзебезне башкача күз алдына китереп, кешеләргә икенче "мин"не күрсәтү теләгеме бу, әллә иң җайлы танышу чарасымы? Бәлки шулайдыр да. Элегрәк фотога да истәлеккә дип төшсәләр, хәзер исә фотосессияләр ясап, аннан иң яхшы фотосурәтләр сайланып интернетка куела.

    Социаль челтәрдә күп танышларны табып, аралашу, әлбәттә, яхшы нәрсә. Тик интернетта утыруның вакытын һәм чамасын белергә кирәктер. Социаль сайтларның инкыйлаблар китереп чыгаруы турында күпләребезнең уйлаганы да юк. Ә менә Көнчыгыш илләрендә инкыйлаблар социаль челтәрләр нәтиҗәсендә туган. Биредә лидерлар да юк. Твиттер, Фейсбук кебек сайтлар исә бар халыкка урамнарга чыгып, ыгы-зыгы куптарырга булышкан. Шул арада бу социаль челтәр хуҗалары миллиардларча долларлык грант белән бүләкләнгән. Моны күз алдына китерүе дә куркыныч. Юк-бардан гына чыккан ызгыш, тәртипсезлек, аңлаешсыз һәм берәүгә дә кирәк булмаган бунт киләчәгебезне күзалларга да куркыта.

    Әйе, хәзерге технологияләр заман таләпләренә тулысынча җавап бирә. Тик бу очракта үз-үзебезгә зыян китерә түгелме? Ливия, Тунис һәм Мисырны гына атау да җитә. Димәк, кемнәрдер шул сәбәпле миллиардларча доллар акча эшли. Сәясәт белән интернет идарә итәме әллә, дигән сорау да туа. Озын сүзнең кыскасы шул, интернетка дөньяңны оныттырырлык итеп бәйле булырга ярамый. Мәхәббәт, дуслык, туганлык хисләренә хыянәт итмичә, чын мәгънәсендә үз-үзең белән кала белү иң мөһимедер, мөгаен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: