Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бер дин дә кеше үтерүне хупламый

    Хокук саклау органнары террорчылык һәм экстремизм күренешләренә каршы кискен көрәш алып бара. Еш кына террорчылыкны һәм экстремизмны Ислам дине белән бәйлиләр. Әмма Ислам үзе шушы җинаятьнең корбаны түгелме соң? Ислам диненең терроризмга карата мөнәсәбәте турында район үзәге мәчетенең имамы, Әмир хаҗи АББАЗОВка берничә сорау бирдек.

    -Террорчылык, экстремизм-алар дәүләтнең һәм җәмгыятьнең таркалуына, икенче төрле әйткәндә җимерелүенә китерә торган җинаятьләр. Аларның нигезендә кешеләрне куркыту һәм газаплау ята. Әмма соңгы елларда мондый җинаятьләрдә күбрәк мөселманнарны гаеплиләр. Шуны ачыклап үтик әле. -Кайбер сәясәтчеләр, исламның чыганакларын, асылын аңламыйча, динебезне тискәре бәялиләр. "Ислам" сүзе үзе үк "тынычлык" дигәнне аңлата. Димәк, башкаларның гомерен куркыныч астына куйган кеше һич тә мөселман була алмый. Ә инде "Ислам террорчылыгы" дигән төшенчә бөтенләй дөрес нәрсә түгел. Бер генә динне дә әлеге төр җинаять белән бәйләргә ярамый. Терроризм бер диндә дә юк. Ислам дине ул-тынычлык, иминлек, татулык дине, һәм шушы сыйфатларга ия булырга да чакыра. Тарихка күз салсак, диннәр аша үзләренең начар максатларына һәм ниятләренә ирешергә теләүчеләр һәрвакыт булган, алар бүген дә юк түгел. Шул исәптән, Ислам дине дә читтә калмаган. Исламның чыганакларын үзләренчә аңлатып, бу кешеләр динебезгә, мөселманнарга һәм гомумән, кешелеккә зыян китерәләр.
    Кеше үтерү, газаплау, кимсетү ул-Аллаһы Тәгаләгә, аның хөкемнәренә каршы бару. Беркемнең дә үз-үзен дә, башка кешене дә үтерергә хакы юк. Бу эшләрне башкарган бәндә имансыз була һәм аның урыны-Аллаһның мәңгелек газабы. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең "Әнгәм" сүрәсенең 151 нче аятендә: "Аллаһ дөньяга яраткан бәндәләрне үтермәгез. Җәберләмәгез.",-дигән. Ягъни, бу аятьләрдә Аллаһы Раббыбыз шушы әшәке эшләрне башкаручы Аллаһка каршы баручы дигәнне безгә аңлата. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бер хәдисендә болай дигән: "Кыямәт көнне, дөньяда яшәгәндә кешеләрне рәнжетүче, кешеләрне үтерүче һәм үз-үзенә кул салучы җәннәткә кермәс, хәтта җәннәтнең исен дә исни алмас, шушы эшләре өчен мәңгелек газапка дучар булыр". Икенче бер хәдисендә: "Кеше үтерүченең тәүбәләре дә кабул ителми,"-дигән.
    -Ислам динендә "шәһидләр" дигән төшенчә бар. Ә дөрестән дә, кем соң ул "шәһид"?
    -Ул-Ислам, дин өчен үзләренең җанын фида итүче, илне саклау юлында, дин күзлегеннән караганда, Аллаһ юлында һәлак булучы. Шәһид ул күпкырлы төшенчә. Берәү сугышка китеп, Ватанын, динен саклар өчен, сугышта үтерелсә, ул шәһид. Ә инде сугыштан андый кеше исән-сау кайтса, ул Гази-Каһарман була. Махсус, гыйльми әзерлеге булмаган, фанатларча үзләрен "шәһид" дип шартлатып йөриләр икән, бу Аллаһ кушкан эш түгелдер. Һәрнәрсәнең үлчәме бар. Әһле ислам галимнәребез әйткәнчә: "Аллаһ өчен үзеңне үтерүгә караганда, Аллаһ ризалыгы өчен яшәвең хәерлерәк".
    -Моны ничек аңлатыр идегез?
    -Ни аяныч, хәзер яшьләр арасында төрле секталарга борылу, билгесез юнәлешләр алу, имамнарга мәгълүм булмаган, мәдрәсәләрдә укытылмаган гыйлем алу бар. Бер ун ел элек без моны кабул итә алмый идек. Салафитлар, социаль суфичылар, ваххабизм юнәлешләре хакында сирәк кенә ишетеп белә идек. Алар төрлечә гыйбадәт кылалар, намазларын да төрлечә укыйлар. Шуның аркасында бер-берсенә тел озайталар, кайчакта сугышып та китәләр. Дин таркалу-бик куркыныч. Пәйгамбәребез әйткән: "Дини таркаулык бик хәтәрдер". Шушы берлекне тоту җиңел эш түгел. Ул бөтен хөкүмәтебезнең, бөтен әһелләребезнең вазыйфасы. Динебез, мәхәл-ләләребез, дин әһелләребез яшьләр, өлкәннәр, сабыйлар белән дә һәрвакыт үзара бәйләнештә булырга тиеш. Әгәр дә андый бәйләнеш булмаса, милләтнең генә түгел, динебезнең дә киләчәге юк. Шуңа игътибар итик, Россиянең барлык социаль һәм сәяси институтлары, дини конфессияләре халыкны, иң беренче чиратта яшьләрне бергә туганнарча дус яшәргә чакырырга тиеш. Бу-һәр дин кешесенең бурычы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: