Зур Чынлы авылында туып үскән якташыбыз Исмәгыйль Хәкимовның тууына 110 ел тулды
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында туып үскән якташыбыз Исмәгыйль Хәкимовның тууына 110 ел тулды

Әлеге уңайдан райондагы Геройлар Аллеясында митинг узды.

Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, татар халкының данлыклы улы –Зур Чынлы авылында туып үскән якташыбыз Исмәгыйль Хәкимовның тууына 110 ел тулды.

Искә алу чарасында район җитәкчелеге, Зур Чынлы авылыннан мәктәп коллективы, укучылар, техникум студентлары катнашты. Чара барышында аның тормыш һәм хезмәт юлы турында җылы истәлекләр яңгырады. Геройның якты истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды, бюстына чәчәкләр салынды.

Исмәгыйль Хәкимов 1916 елда, Зур Чынлы авылында туа, башлангыч мәктәптә укый. Утызынчы елларда аларның гаиләсе Бакуга күчеп китә. Исмәгыйль дә үсеп, Каспийда буксир капитаны ярдәмчесе булып эшли.  1939 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1942 елда аны сугышка мобилизациялиләр. Батуми һәм Новороссийск шәһәрләренең яр буе оборонасында, аннары диңгез пехотасында хезмәт иткән.

Әлеге шәһәр өчен барган сугышта якташыбыз каты контузияләнә һәм җиде ай госпитальдә дәвалана. Таганрог, Бердянск, Одесса, Херсон, Николаев, Мариуполь һәм Вена шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Ике тапкыр яралана, дәваланып яңадан фронтка китә. Австриянең Вена шәһәрен азат иткәндә тагын авыр контузия ала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул I  дәрәҗәдәге “Дан” ордены, Ленин ордены, Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнә һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.

Бу исем аңа Николаев шәһәрен алу өчен барган авыр сугышлардан соң бирелә. Командование Николаев шәһәрен штурмлау өчен 68 диңгез пехотачысы составында десант җибәрә. Бу отрядка иң кыюларны һәм үзләре теләп баручыларны гына алалар. Алар арасында безнең якташыбыз Исмәгыйль Хәкимов та була. 1944 елның августында өлкән лейтенант Константин Ольшанский командалыгында десант отряды зур осталык белән, сиздермичә генә портка үтеп кереп, позициягә урнашалар. Фашист сакчылары юк ителә. Десантчылар немецларның күп кенә солдатларын һәм офицерларын төрле яктан утка тотып юк итәләр, элеватор бинасына урнашып фашистларның һәр атакасын кире кайтаралар. Исмәгыйль Хәкимов танкка каршы ата торган коралы белән берничә пулемет ноктасын, дистәләгән сугышчыларын һәм бер танкны юк итә.

Берничә тәүлеккә сузылган каты бәрелешләрдән соң фашистлар чигенергә мәҗбүр була. 28 мартта иртән Николаев шәһәренә совет частьләре керә, тик бу вакытка алты десантчы гына исән кала. Алар–Мәскәү егете Юрий Лисяцин, Ефим Павлов һәм Николай Медведев, Ростовтан Николай Щербаков, Татарстаннан Исмәгыйль Хәкимов һәм Николаев шәһәреннән Никита Гребенек. Һәлак булган 62 десантчыны хөрмәтләп шәһәр скверына күмәләр. Барлык деантчыларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу исемне Хәкимов 1945 елның 20 апрелендә ала.

Сугыш тәмамлангач сәламәтлеге нык какшаганлыктан, флотка бармый һәм Казанга кайтып тимер юлда прораб һәм заводта моторист булып эшли. Тормыш иптәше Шәмсинур (Апас районыннан) белән ике ул үстерәләр.

1967 елда Исмәгыйль Хәкимов туган нигезгә–Зур Чынлыга кайта, авылдашлары һәм район җитәкчелеге белән очраша. 1986 елның 19 ноябрендә (70 яшендә) вафат була.

Зур Чынлы авылында иң зур урам Исмәгыйль Хәкимов, шулай ук урта мәктәп тә аның исемен йөртә. Мәктәптә геройның тормыш юлын һәм батырлыгын чагылдырган зур стенд бар. Анда шулай ук Николаев шәһәрендәге каты сугыш турында фильм саклана. Районыбыздагы Геройлар Аллеясында каһарманның бюсты урнашкан.


Нет комментариев