Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Дингә килүе – күңел халәте

    Күптән түгел районда танылган һәм күпләргә билгеле Мәсхут Алиулловны искә алып, динебез кануннары буенча, үлгәненә бер ел булганнан соң үткәрелә торган, Ясин уку мәҗлесенә бардым. Мәҗлестә имамлык итү Мәсхүтнең авылдашы Җәүдәт Алимовка йөкләнде.

    Аның ничек иттереп мәҗлесне алып баруы, ясинны тәҗвид белән укуы күңелләрдә ниндидер рәхәтлек тудырды. Кайдан килгән соң аңа мондый талант, дип уйланып та йөрдем. Элек, яшьрәк вакытларында ул төрле конкурсларда катнашып, гармунда, курайда уйнады. Моңлы тавышы белән халкыбыз җырларын башкарганда бар жиһан тынып калгандай була иде. 2005 елда "ТНВ" каналы оештырган "Җырлыйк әле!" тапшыруында катнашып, җиңүен, өлкәннәрнең "Балкыш" фестивалендә дипломант булуын да хәтерлим. Әлбәттә, сәхнә аның өчен хобби гына. Ә менә дингә килгәндә, Җәүдәт Алимов малай чактан ук гарәп әлифбасы белән мавыга башлый. Бик яшьли әтисе белән тәрәвих намазларына йөри. Кайчакта олыларның намаз укуларын тыңлый- тыңлый йоклап та китә торган булган. Хәзер укыла торган сурәләрнең күбесен ул электән үк ятлаган була.

    -Мәдрәсәгә укырга керүем очраклы гына булды,-дип сөйли ул үзе. Моны мин Аллаһының кушуыдыр дип саныйм. Бер чак шулай Казанга баргач мәҗлестә ясин укырга туры килде. Шунда бер өлкән яшьтәге ир- ат минем белән кысыксынды һәм мәдрәсәгә укырга да чакырды. Риза булдым, 2007 елда "Казанның 1000 еллыгы" исемендәге мәдрәсәдә укый да башладым,- ди.

    Үзе белгәнне яшьләргә дә өйрәтүне максат итеп, берүк вакытта авыл мәчетендә дәресләр дә алып бара. Төркемдәге 25 малай һәм кыз арасында бик матур азан әйтүче малайлар да була. 2010 елда 15 ләп хатын-кыздан яңа төркем туплый. Шунда башлангыч күнекмәләрен алган Зәйтүнә Салакаева Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә. Ул да хәзер авылның икенче мәчетендә балаларга дин сабаклары бирә.

    Җәүдәт Алимов 2011 елда мәдрәсәне тәмамлап, имам-хатиб һәм ислам нигезләрен укытучы белгечлеген ала. Коръәнне (гарәпчә) җиңел укый, сурәләрне дә гарәп телендә өйрәнгән ул. Кече Чынлы авылында аны балага исем кушарга, авыруны укып дәваларга чакырган кешеләргә дә бара, әмма акча эшләү нияте белән түгел. Дөрес, диннән ерак торучы кайбер кешеләр имеш-мимешләр таратырга ярата. Төрле конкурсларда катнашу һәм берүк вакытта дин тотуны гаепкә санаучылар да бар. Пәйгамбәребез (с.г.с) мәдәниятне, мәгърифәтне ислам диненә каршы килә димәгән, киресенчә, хуплаган. Габдулла Тукай да бит: "Мәдрәсәдә укыганда бик матур тавышлы, сузып, моңлы итеп җырлаучы шәкертләр бар иде.Мәдрәсә мөгаллимнәре шуларга "Коръәнне шулай сузып, моңлы итеп укыгыз!"- дияләр иде", ди.

    Безнең динебез аклык, сафлык билгесе. Аңа торган саен яшьләребезнең, эшлекле кешеләрнең тартылуы хуплана гына. Ә тормышлары, хезмәтләре белән үрнәк булып яшәгән, Җәүдәт кебекләр, ислам юлын матурлый, тагын да күркәмрәк итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: