Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Якташыбызның китабы алтын медальгә лаек

Кече Чынлы авылында туып-үскән, бүгенге көндә педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, якташыбыз Җәүдәт Хөсәеновның эксперементаль "Әйләнә-тирә дөнья" дәреслеге Франциянең Париж шәһәрендәге Халыкара дәреслекләр күргәзмәсе салонына куелып, "Paris book fair" алтын медаленә лаек булды.

Әлеге дәреслекнең рус телендәге басмасы 2014 елда Мәскәүдәге Халыкара белем бирү салонының укыту-методика басмалары күргәзмә-презентацияләрендә катнашты һәм Россия табигать белеме фәннәре академиясе тарафыннан «Ватан фәннәренең алтын фонды" тармагында һәм "Иң яхшы информацион проект" кысалары номинациясендә иң яхшы укыту-методик басма буларак Бөтенроссия күргәзмә лауреаты дипломын алды.

Якташыбызның география һәм экологияне укыту теориясе юнәлеше буенча куйган хезмәтләре шактый. Әлеге дәреслек тә шуларның берсе. Дәреслек укучыларда экология культурасы формалаштыру бурычын алга куя. Укучылар анда җәмгыять алдында торган экология проблемалары белән танышалар. "Әйләнә-тирә дөнья" дәреслеге чынбарлыкны реаль чагылдыра һәм системалы рәвештә баланың танып-белү мөмкинлеген киңәйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап якташлар алтын медаль