Якташыбызның китабы алтын медальгә лаек
Кече Чынлы авылында туып-үскән, бүгенге көндә педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, якташыбыз Җәүдәт Хөсәеновның эксперементаль "Әйләнә-тирә дөнья" дәреслеге Франциянең Париж шәһәрендәге Халыкара дәреслекләр күргәзмәсе салонына куелып, "Paris book fair" алтын медаленә лаек булды.