Туган Як
  • Рус Тат
  • Яман гадәт чиргә сабыштыра

    Аракы эчүгә һәм наркоманиягә каршы көрәш-бүгенге көндә ил күләмендә зур бер проблемага әйләнде. Аракы эчү сәбәпле ызгыш-талаш чыгып гаиләләр таркала, балалар ятим кала, төрле фаҗигаләргә эләгеп кеше гомерләре өзелә, гаиләләргә бәхетсезлек килә, яшь түгелә. Без Иске Чүпрәле авылы мәчетенең имамы Әмир Аббазов белән очраштык һәм бу хакта ул түбәндәгеләрне сөйләде:

    -Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Газиз дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте сезгә насыйп булсын! Белгәнебезчә, 15 ноябрьдә, Һиҗри календаре буенча яңа 1434 елга аяк бастык, 31 декабрьдән 1 январьѓа 2013 милади елыбыз башланды. Үтеп бара торган ел пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәи Мөнәүвәрәгә күчүе белән бәйле булса, милади елыбыз Гайсәнең (г.с.) (2012 ел элек) дөньяга килүе белән бәйле. Без, мөэмин-мөселман, әлхәмдүлилләһ Аллаһу Тәгаләгә, шулай ук Пәйгамбәрләргә дә иман китердек. Ул көнне айнык баштан гаиләң, туган-тумачаларың, дусларың, күршеләрең белән Аллаһыны зикер итеп, үгет-нәсыйхәт, вәгазь белән утырсак, Аллаһ каршында саваплы булырбыз. Ә эчү-исерү-Хак Тәгаләнең нигъмәте алдында иң явыз хыянәт. Хәмер-исерткеч барча бозыклыкларның башы булуы хакында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мөбарәк хәдисендә бәян ителгән.

    1917 елгы революциягә кадәр безнең мөселман халкы исерткечне һич кулланмаган. Хәзрәтләр вәгазьләр сөйләгән, алдан кисәткән. Беләбез бит, дәвалауга караганда, кисәтү отышлырак. 15 меңгә якын мәчет-мәдрәсә ябылып, имамнар сөргенгә сөрелгәч, халкыбыз вәгазьләрдән мәхрүм калды, нәтиҗәсе күз алдында-шайтан үз эшен эшләде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) "Дүрт кеше җәннәт исен татымас: беренчесе-саран кеше, икенчесе-кылган изгелеген фаш итеп сөйләп йөрүче, өченчесе-хәмер эчүче, дүртенчесе-ата-анасын рәнҗетүче",- диде. Янә Рәсүлебез (с.г.в.): "Хәмердә ун кеше ләгънәт ителде: хәмер ясаучы, хәмер ясауны таләп итүче, хәмерне эчүче, хәмерне өстәлгә куючы, хәмердән кергән керем белән яшәүче, хәмер эчүче белән утыручы, хәмерне саттыручы, хәмерне сатып алучы, хәмерне ясау өчен җиргә ни дә булса утыртып үстерүче, хәмер эчәргә теләмәгән кешегә аны мактап сатучы",- диде.

    Аракы эчүче-дөньяда да, ахирәттә дә бәхетсез адәм. Иман качкач, оят бетә, йөзендә нур калмый. Иң куркынычы-исерек адәм дөньядан имансыз китәр. Берәүләр татар булып, мөселман исеме күтәреп тә исерткеч кулланса, һичшиксез, шайтанга ияреп, динебезне, иманыбызны хурлап аяк астына салып таптаучылар булачак. Шайтан күбрәк очракта мәчет-мәдрәсә, ягъни дин юлында йөрүчеләрне аздыра, диләр. Әйе, бәлки бу шулайдыр. Менә бер гыйбрәтле мисал. Элек заманда бик күркәм,тәкъва, гөнаһ эшләрдән тыелган, һәрчак гыйбәдәттә булган бер адәмне Иблис, мәлгунь, аздырырга уйлый. Көннәрдән-беркөнне Иблис бер карт кеше кыяфәтенә кереп мәчеткә теге адәм янына килә, өч көн туктаусыз гыйбадәт кыла, тәүбә итә. Теге мөселман: "Син ничек шулкадәр гыйбадәт кылырга көч табасың, мин ул кадәр булдыра алмыйм",- ди. Карт кыяфәтенә кергән Иблис: "Ә син башта гөнаһ эшлә, шул чакта үкенерсең һәм минем кебек озак тәүбә итәрсең, күп гыйбадәт кылырсың. Мәсәлән, зина кыл, яки кеше үтер, яисә хәмер эч",- ди. Әлеге мөселман кеше үтерүдән, зина кылудан баш тарта, ләкин үзенә дә, башкаларга да зыян булмасын дип, хәмер генә эчәргә риза була. Иблис аны хәмер сатучы бер хатын янына җибәрә. Әлеге мөселман хәмерне эчеп исергәч, үз-үзен белештермичә, ул хатын белән зина кыла. Шул чакта хатынның ире кайтып керә, арада тавыш-гауга чыга, әлеге мәэмин хатынның ирен дә үтерә. Ахыр чиктә үз-үзенә кул сала һәм шулай итеп, бу дөньядан имансыз китә. Икенче бер мисал. Бер бай кеше улына яхшы тәрбия бирә. Улы буйга җиткәч, начар дуслар белән йөри башлаган. Моны белеп алган ата кеше, малаен чакырып, нәсыйхәт кылган. Ләкин улы тыныч кына: "Борчылма, әткәй, мин аларның тәэсиренә бирелмәм. Миңа биргән тәрбиягез күңелемә нык урнашкан",-дип җавап биргән. Моны ишеткәч, әти кеше аңлаган: улына начар тәэсир инде үзен сиздергән. Инде улын коры сүзләр белән генә үзгәртеп булмас. Шунда ул бер юл таба. Улын алмаларны тартмага тутыру өчен ярдәмгә чакыра. Тартмадан бер черегән алманы алып ташламакчы булып кулын сузганда, әтисе: "Калсын, зарар булмас!",- ди. Бер атна үткәч, бай янә улын чакыра. Савыттагы бөтен алмалар череп беткән була. Хәйран булган улына атасы: "Әй, балам, син ничек итеп дусларыңның тәэсиреннән сакланырга уйлыйсың? Бер генә черек алма тартмадагы бөтен алманы менә шундый хәлгә китерде",- дип кисәтү ясый. Улы, хатасын аңлап, атасыннан кичерүне сорый.

    Мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем! Аллаһу Тәгалә барчабызга тәүфыйк-һидәят насыйп итсен. Үзебезне дә, якыннарыбызны да хәрамнан сакларга Аллаһу Тәгалә көч-куәт, кодрәт насыйп итсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: