Иминлек нигезләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Автоинспекторлар һәм суд приставларының берләштергән рейды вакытында Чүпрәледә 40тан артык машина хуҗасы тикшерелде
Штрафларын үзвакытында түләмәүчеләрнең хәле кискенләшә. Автоинспекторлар һәм суд приставларының берләштергән рейды да шундый автомобильчеләрне "аулауга" юнәлдерелгән иде.
-
Чүпрәледә 12 трактор хуҗасы төрле суммаларда штрафка тартылды
Агымдагы елның 9 июненьнән 30-ына кадәр, Татарстан Республикасында һәм шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында да "Трактор- прицеп" операциясе үткәрелде. Аның кысаларында 89 трактор, үзйөрешле машина һәм прицеплар тикшерелде.
-
Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә “Юлда йөрсәң- бул өлгер!” исемле кичә узды
Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә "Юлда йөрсәң- бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!" исемле кичә булды.
-
Су коенганда сак булыгыз!
Яз һәм җәй айларында Татарстан Республикасы, бигрәк тә Чүпрәле муниципаль районы территориясендә, гадәттән тыш коры һава урнашты.
-
Скутер–куркыныч транспорт
Артык кыйммәт булмаган, двигатель күләме 50 куб. сантиметрдан, максималь тизлеге сәгатенә 50 чакрымнан артмаган әлеге замана транспорты -Скутер күпчелек яшүсмерләрне кызыктыра.
-
12 яшькә кадәрге баланы алгы утыргычка утырту тыела
Кадерле балалар! Тагын бер уку елы артта калды. Сезнең күбегез каникул вакытларында лагерьларга, туганнарыгызга кунакка, ял йортларына бара торгандыр. Кая гына барсагыз да, зур шәһәргәме яисә поселоккамы, беркайчан да юл йөрү кагыйдәләрен онытмагыз!
-
Яңа правалар гамәлдә
1 апрельдән транспорт хуҗаларына яңа төрдәге йөртүче таныклыклары бирелә башлады. Тик бу әлегә кадәр кулдагы "права"ларны кичекмәстән алыштырырга кирәк дигән сүз түгел, аларның срогы чыккач кына яңа төрдәгеләре тапшырылачак.
-
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренең рейд вакытында чүпрәлеләр штрафка тартылды
Район эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет членнары һәм дружинниклар катнашында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре берләштерелгән рейд үткәрде.
-
Ел башыннан алып Чүпрәледә 14 янгын теркәлгән
Татарстан терреториясендә урнашкан аномаль эсселек китәргә ашыкмый. Ә халык тирә-юнен чистарту эшен дәвам итә. Тик ни кызганыч, барлык чүп тә махсус урыннарга чыгарылмый.
-
"Кояшкай" балалар бакчасында "Яшел ут" конкурсы узды
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе - ул "Яшел ут" республика конкурсы. Әлеге конкурста традиция буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ике елга бер тапкыр уздырыла.
-
Шимбә көнне Чүпрәледә янгын сүндерүчеләр ярышачак
Россия янгын сүндерү оешмасы оешуга 365 ел тулу уңаеннан, 26 апрельдә, район Сабантуй мәйданында янгын сүндерүчеләре дә көч сынашачак. Чарага Ульяновск, Чувашиядән, Буа районыннан катнашучылар киләчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Чүпрәледә коры үлән яндыру очраклары ешайды
Чүпрәледә коры һәм эссе һава урнашты. Шуның нәтиҗәсендә район территориясендә коры үлән яндыру очраклары ешайды.
-
Гадәттән тыш хәлләр хезмәте елгаларга кермәскә киңәш итә
"Язгы бозга ястык калынлык булса да ышанма» дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр. Моның шулай икәнлеген республика сулыкларында боз кату һәм эрү чорындагы фаҗигаләрнең кабатлануы да сөйләп тора.
-
Коры үлән, учак яккан өчен штраф каралган
20 апрельдән башлап 15 майга кадәр республикада янгынга каршы режим кертелә.
-
Язгы чорда янгыннар саны арта
Үткән еллар статистикасы күрсәткәнчә, язгы чор җитү белән янгын чыгу очраклары да бермә- бер арта.