Ел башыннан алып Чүпрәледә 14 янгын теркәлгән
Татарстан терреториясендә урнашкан аномаль эсселек китәргә ашыкмый. Ә халык тирә-юнен чистарту эшен дәвам итә. Тик ни кызганыч, барлык чүп тә махсус урыннарга чыгарылмый.
Кайбер райондашларыбыз янгын куркынычсызлыгының иң гади таләпләрен үтәмичә, аларны теләсә кайсы урында яндыру ягын карый.Ә бит янгын куркынычсызлыгы Кагыйдәләренең 26 пунктында: "Янгынга каршы билгеләнгән проект нормалары чигендә учак кабызу, чүп- чар һәм тартмалар яндыру рөхсәт ителми. Ут кабызу, шулай ук махсуслаштырылган чүп-чар ташлау урыннарында да катгый тыела" диелгән. Бу турыда Чүпрәле районы буенча күзәтчелек итү бүлекчәсе начальнигы, эчке хезмәт майоры Марс Хәмидуллин да кисәтә. Ул: "Гражданнарның исенә төшереп шуны әйтәсем килә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен Россия Федерациясе законы нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралган. Янгынга каршы аеруча режим кертелгән чорда да кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру очраклары булды һәм янгын сүндерүчеләр 12 мәртәбә урыннарга чыкты. Кече Чынлы, Зур Аксу һәм Алешкин-Саплык торак пунктларында яшәүче җиде кеше төрле суммаларда штрафка тартылды. Элек елларның ачы сабагын онытырга ярамый. Хәтерләсәгез, Иске Задур авылында кипкән үләнгә ут кабызып, берничә йорт кара көлгә әйләнгән иде. Шулай ук электр линияләре астында һәм газ үткәргеч торбалар янында учак кабызу катгый тыела. Шырпыны балалар күз алдыннан ерак куегыз, аларга утның ни дәрәҗәдә куркыныч китерүен аңлатыгыз. Янгын чыгу очракларының күп өлеше тәмәке тартучы исерекләргә дә туры килә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре кырда калган салам эскертләрен яндыруга юл куймагыз",- ди. Һәм моның өчен дә законда катгый җаваплылык каралганлыгы турында искәртә.
Ел башыннан алып районда 14 янгын очрагы теркәлгән. Бу үткән елгыга караганда бишкә артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев