Иминлек нигезләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Республикада “Игътибар: балалар!” операциясенең икенче этабы башланды
15 августта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе тарафыннан оештырылган "Игътибар: балалар!" операциясенең икенче этабы башланды.
-
Комбайнга ут капкан
Хәзер һәр авылда диярлек ирекле янгын сүндерү (ДПО) оештырылган һәм җаваплы кешеләр, транспорт билгеләнгән.
-
Руль артында яшүсмер?!
Кеше сәламәтлегенә зыян салуга һәм үлемгә китергән автоаварияләр арасында, балигъ булмаганнарның машина белән идарә итү сәбәпле килеп чыкканнары да бар.
-
Районда “112” хезмәте оешты
Кешеләрнең тормышына куркыныч янаган вакытта яисә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда хәзер яңа хезмәт ярдәмгә килә. Коткару хезмәте, ашыгыч медицина ярдәме, янгынга каршы көрәш һәм полиция кебек ярдәмнәрне бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте күрсәтәчәк. Шушы уңайдан райондагы әлеге хезмәтнең җитәкчесе Александр Шишкин (рәсемдә) белән сөйләштек.
-
Велосипедта ничә яшьтән йөрергә ярый?
Яз-җәй айлары җитү белән урамнарда скутер, велосипед һәм мотоциклда җилдертүче балалар һәм яшүсмерләр саны аеруча арта. Шуны тагын бер тапкыр искәртәбез: урамда велосипедта йөрү 14 яшьлек үсмерләргә генә рөхсәт ителә, ә скутерны идарә итү өчен 16 яшь тулган булу кирәк.
-
Районда "Мөмкинлекле мохит" программасы буенча башкарылган эшләр
"Һәркем йөри алырлык мохит" ("Доступная среда") федераль программасы нигезендә, Татарстан төбәк дәрәҗәсендә уңайлы мөмкинлекләр тудыру буенча сынау уздырыла торган субъектлар исемлегенә кергән иде.
-
Штрафлары булган шоферларга “көн бетә”
Республикада юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафы булган 140 меңгә якын (безнең районда-33) машина йөртүче исәпләнә икән. 13 август көнне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында видеорежимда үткән брифингта Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов аларга тиз арада әлеге бурычлардан «котылырга» киңәш итте.
-
Ышанучыларны алдарга мөмкиннәр
Район хокук саклау органы хезмәткәрләре район биләмәсендә "чегән кыяфәтле" затларның күренгәли башлавы сәбәпле, алардан сак булырга кирәклеге турында киңәш итә.
-
Эх, коенам суларда...
Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Күпләр, тынны капларлык эсседән котылу өчен, көннәр буе су буенда ята.
-
Урманнарга керү тыела
Көннәрнең артык кызу торуы сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын килеп чыгу IV һәм V класслы итеп билгеләнде.
-
Универсиада вакытында Казан урамнарында хәрәкәт чикләнә
"Универсиада-2013"не ачу һәм ябу тантаналары барышында шәһәрдә транспорт хәрәкәтенә 4 тапкыр чикләү кертелә: 22 июньдә Универсиада авылыннан спортчыларны "Каzan-Arena" стадионына тренировкаларга алып барып кайтканда, 4 июльдә-XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннар ачылышын тамашачылар белән берлектә генераль репетиция уздырганда, 6 һәм 17 июльдә Универсиада ачылышы һәм ябылышы тантаналарында.
-
"Кояшкай" лагерында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр
Уби урта мәктәбе базасында эшчәнлеген алып баручы "Кояшкай" мәктәп яны лагерындагы программа күп төрле чараларны үз эченә алган.
-
Тормышта төрле хәлләр бар
Һәр чорда да адәм баласының максаты имин яшәүгә юнәлдерелгән. Бу тормышта нидер булдырылган, сатып алынган икән, аны беренче чиратта саклау да мөһим шул. Республикада әйдәп баручы иминият компанияләренең берсе булган "Наско" 16 елдан артык халык иминлеге сагында тора. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул инде иминият компанияләре арасында Татарстанда гына...
-
Сакчыллык зыян итмәс
-Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрдаим уяу булу, сакчыллык беркемгә дә зарар итмәс,- диде террорчылыкка каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышында район башлыгы Александр Шадриков.
-
Тилчә – куркыныч авыру
Кайда гына, нинди генә йогышлы чир килеп чыкмасын, аның Татарстанга һәм районыбызга килеп җитүе бик мөмкин. Шуңа күрә дә алдан ук һәр авыруга каршы профилактика чараларын куллану мәслихәт.