Татарстанда бала табучы хатын-кызларга түләүләр артты
Бер тапкыр бирелә торган ярдәмне социаль яклау органнарында яки күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) аша рәсмиләштерергә мөмкин.
2026 елдан Татарстанда авыл җирендә яшәүче яшь әниләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр икеләтә арта.
Шулай итеп: беренче баласын тапкан 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум урынына 100 мең сум алачак; өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум урынына 200 мең сум түләнәчәк.
Түләүдән файдалану өчен мөһим шарт бар: гариза биргән вакытка кадәр хатын-кыз кимендә өч ел Татарстанның авыл җирендә яки шәһәр тибындагы бистәсендә даими яшәгән булырга тиеш.
Бер тапкыр бирелә торган ярдәмне социаль яклау органнарында яки күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Яңа тәртип турындагы карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керәчәк, ә түләүләрнең яңартылган күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев