Чүпрәледән үзмәшгуль Дамирә Җәлалова: «Хезмәтем шатлык китерә”
Татарстанда үзмәшгульләр саны 500 мең кешегә җиткән
2026 ел башы белән чагыштырганда, аларның саны 38,2 мең кешегә, ягъни 8,6 процентка арткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова белдерде.
Татарстан ил күләмендә үзмәшгульләр саны буенча әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Чүпрәледә бүгенге көндә 1600дән артык кеше яңа салым системасында теркәлгән. Алар арасында Яңа Чүпрәле авылыннан Дамирә Җәлалова да бар. Ул камыр ризыклары пешерә, чәк-чәкләр, бармаклар һ.б, һ.б. заказлар ясый. Моннан тыш, Дамирә йорт тирәсендә матур-матур аллы-гөлле чәчәкләр, яшелчә, җимешен дә мулдан үстерә. Бу исә аның яраткан шөгыле булып тора.
Дамирә Мөнир кызы Яңа Чүпрәле авылы кызы. Гаиләдә ике кыз үсәләр алар. 9 сыйныфны тәмамлагач, ике дә уйламый, үзенең хыялын тормышка ашырырга теләп, райондагы техникумга укырга керә. Аннан кондитер, пешекче белгечлеге алып чыга һәм тәҗрибә тупларга Ульян шәһәрендәге кафеларның берсенә урнаша. Биредә эшләгән чорда булачак тормыш иптәше Айдар белән таныша һәм яшь гаилә туган җиргә, төп нигезгә кайтып төпләнә.
Районга кайткач Дамирә район кулланучылар җәмгыятендә эшли, аннан оешма таркалганнан соң, эшсез кала һәм 2019 елда үзмәшгуль буларак теркәлә. Техникумда алган белеме, туплаган тәҗрибәсе аңа тормышында бик ярдәм итә. Өендә махсус мич, кирәк җиһазлар булдырып, ул халыкка, сораучыларга камыр ризыклары пешерергә керешә.
–Билгеле, башлап китәргә җиңел булмады. Үзеңнең, продукцияңнең барлыгыңны халыкка җиткерү өчен күп көч куярга туры килде. Хәзер исә, бар да таный, белә, оешмаларда көтеп торалар, килми калган очракта “Кайда син?”, дип тә шалтыраталар. Хезмәтемнең кирәк булуы, күңелемдә шатлык тудыра,-ди ул.
Күңеленә хуш килгән чәчәкләр үстерү–аның икенче хоббие. Йортларында нинди генә чәчәкләр үсми. Яшелчә түтәлләре дә мулдан тулышып утыра. Әлеге гүзәллекне тудырып, тырышлыгы өчен 2019 елда районкүләм бәйгедә дә җиңеп, кыйммәтле бүләк белән дә бүләкләнгән.
–Хәзер бит интернетта да матурлык тудыру өчен күп әйберләр бар. Карыйм, өйрәнәм, сатып алам,-ди ул.
Тормыш иптәше Айдар Ирек улы белән алар төп нигезнең җылысын, нурын саклап, әниләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаталар, ике кыз бала үстерәләр.
Бүген без һәрбер тәкъдим ителгән хезмәт үз клиентын таба торган заманада яшибез. Дәүләт исә идеяләрне тормышка ашырырга шәп мөмкинлекләрен дә бирә. Ә моңа мисаллар бик күп. Әйтик, бүгенге язмабыз герое–Дамирә Җәлалова үрнәгендә генә дә үзшөгылеңне башлаудан курыкмаска өйрәнергә мөмкин. Бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк.
Дәвам итеп
Татарстанда үзмәшгульләр эшчәнлегенең төп төрләре булып төзелеш (3,2 процент), машина йөртүче хезмәтләре (2 процент), пассажирлар йөртү (1,9 процент), маркетинг һәм реклама (1,7 процент), фатирны арендага бирү (1,6 процент), продукция җитештерү (1,4 процент) кебек өлкәләр тора.
Билгеле булганча, үзмәшгульләргә тәҗрибә рәвешендәге махсус салым режимы 2019 елда илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда гамәлгә керде. 2020 елның 1 гыйнварыннан аны илнең тагын берничә төбәгендә, ә соңрак ил күләмендә дә җәелдерделәр. Әлегә ул 2028 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.
Үзмәшгуль буларак теркәлүче физик затлар эшләүдән, хезмәт күрсәтүдән, товар сатудан кергән акчадан – 4, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар 6 процент күләмендә салым түли. Әлеге төр эшчәнлеккә күчүчеләр 13 процент күләмендә керем өчен түләнүче салымнан азат ителә. Үзмәшгуль буларак теркәлү өчен «Минем салым» мобиль кушымтасы да җитә.
1 июльдән үзмәшгуль гражданнар өчен түләүле «больничный»–вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе алу мөмкинлеге барлыкка килүен дә әйтеп үтәбез. Әлеге мөмкинлек Социаль фондка кимендә алты ай дәвамында иминият взнослары түләгәннән соң бирелә. Түләү күләме исә керткән взнослар суммасына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев