Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ябык футбол манежы төзелә

2030 елга илебездә спорт объектларын масштаблы төзү планлаштырылган

Барлык төзелешләр дә «Россия спорты» физкультура һәм спортны үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шуның нигезендә ил күләмендә 150 капиталь спорт объекты, 637 “акыллы” спорт мәйданчыгы, 1078 кече спорт мәйданчыгы, тиз торгызыла торган 86 модульле объектлар: бассейннар, заллар, ясалма бозлы шугалаклар төзү ниятләнә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында спорт объектларын төзү дәвам итә. 2026 елда барлыгы 14 проект гамәлгә ашырыла. Шулардан дүрт ябык футбол манежы (аренасы) төзелеше Лениногорск, Алексеевск, Теләче һәм безнең Чүпрәле районнарында алып барыла. Моннан тыш, республикада алты универсаль спорт мәйданчыгын төзү эшләре тәмамланып килә.

Республикада универсаль мәйданчыклар һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү программасы 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге чорда 1194 объект төзелгән. Шунысы игътибарга лаек, спорт корылмалары эре шәһәрләрдә генә түгел, ә зур булмаган торак пунктларда да барлыкка килә.

Районыбызда яңа сафка басачак ябык футбол манежы халык телендәге «Дачный» поселогында урнашкан. Фундамент эшләренә ел башында нигез салынса, бүгенге көндә инде объектта төзелеш эшләренең яртсыннан артыгы башкарылган. Тулаем алганда ачылыш быелның дүртенче кварталында булыр дип көтелә.

–Биредә җәйге вакытта гына түгел, кышын да, гомумән ел әйләнәсе туп тибәргә мөмкин булачак. Яңа объектта, 20х40 метрлы уен кырыннан тыш, душ һәм санузеллар булган уңайлы чишенү бүлмәләре, тренерлар кабинеты, тренажерлар залы, медицина бүлмәсе, янгын сүндерү посты һ.б. каралган. Төзүчеләр манежның керү-чыгу юлларын заманча таләпләргә туры китереп ясаячаклар, тирә-ягын яшелләндерү, матурлау да каралган,-ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Баһаветдинов.

Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов билгеләп үткәнчә, районыбызда спорт тормышы бик бай.

–Чүпрәледә барлыгы  105 спорт объекты исәпләнә. Әйтик, район үзәгендә генә “Акчарлак” йөзү бассейны, “Алтын Барс” боз аренасы, “Чемпион”, “Алтын” спорт комплекслары, чаңгы базасы, авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә барлык шартлар тудыырлган спорт заллары, мәйданчыклар бар. Һәркем анда күңеленә хуш килгән: футбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнә ала. Тиздән районыбыз өчен чираттагы әһәмиятле вакыйганың да шаһиты булачакбыз. Ябык футбол манежы да безнең спортчылар өчен бик кирәк иде. Чөнки футбол белән шөгыльләнүче яшьләребез күп,-ди Руслан Вильданов. 

Чүпрәле үзенең батыр көрәшчеләре, төрле спорт төрләрендә  җиңү яулаган, район исемен данланган спортчы егет-кызлары белән данлыклы горурлана. Шик юк: яңа ачылачак  ябык футбол манежы (аренасы)  да зур җиңүләргә старт урыны булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев