Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районындагы бер генә ясалма сулык та коену өчен нормаларга туры килми

Игътибар итсәгез, сулыклар янәшәсендә “Коену тыела!” дигән кисәтүле язулар да куелган.

Чүпрәле районындагы бер генә ясалма сулык та коену өчен нормаларга туры килми.

Җәй башлану белән республикада сулыкларында фаҗигале хәлләр теркәлә башлады. Фаҗига килеп чыгу очракларының  төп сәбәбе – ата -аналарның  балаларына контроле  җитмәү, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену. 

Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Россия гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлеге су коенганда сак булырга кирәклеген искәртә.

Кояш нурлары астында озак булганнан соң коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Бәхетсезлеккә тарыган очракта мобиль телефон аша “01” яки 112 номерына шалтыратырга кирәк. Ә су керәсең килә икән, иң яхшысы – бассейнга барып йөзү.

Тиешенчә җиһазландырылмаган сулыкларда су коенган өчен шактый күләмле штрафлар да  яный, шуны да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев