Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар

2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Бүген, 2022 елның 25 маенда Чүпрәле районында контракт хезмәте гвардия ефрейторы Илья Денисов белән хушлаштылар.

Илья Александрович 19 майда Украинадагы махсус операция вакытында хәрби заданиене үтәгәндә батырларча  һәлак булды. 2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Өйдә аны әтисе, әнисе, кыз туганнары һәм энесе кайтуын көтте.

Бүген Илья Денисов туган һәм үскән Хорновар-Шигали авылында җирләү тантанасы булды.  Аны соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары, район җитәкчеләре, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, укучылар, авыл халкы да килгән иде.

Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, Ильяс Денисов командование тарафыннан куелган бурычларны намус белән һәм җаваплы үтәгән, гомеренең соңгы минутына кадәр ул Ватан алдындагы антына тугры калган.

–Без һәрвакыт егетләребезнең батырлыкларын истә тотачакбыз. Без бүген дә махсус операциядә, туган ил алдындагы бурычларын үтәүче егетләребезнең һәммәсенә дә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Сүзләр табуы бик авыр, Ильяның әти-әнисе алдында баш иябез, сез илебезгә  лаеклы ул үстергәнсез. Аның батырлыгы буыннар хәтерендә мәңге яшәр, - диде район башлыгы.

"Илья Денисов-Россия һәм Чүпрәле районы горурлыгы, аның каһарманлыгы безнең барыбыз өчен дә батырлык үрнәге булачак. Мәңгелек хәтер!",- диде Альберт Хәйретдинов, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе.

Илья хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Александр Авраменко Батырлык ордены белән бүләкләнүен билгеләп үтте. «Без аны соңгы юлга озатмыйбыз, ул безнең йөрәкләрдә әйбәт ул, яхшы туган, дус-иптәш һәм хәрби буларак, чын Ватан Герое буларак истә калачак»,-диде ул.

Ильяның балачагы, уку еллары турында мәктәп вәкилләре, сыйныфташлары, туганнары искә алды.

 –Без аны мәктәптә яратып Илюша дип йөртә идек. Ул бик мәрхәмәтле, ачык күңелле укучы иде. Ул җырларга бик ярата иде. Мәктәптә, клубта бер генә концерт та аның катнашыннан башка узмады. Хәтерлим әле, ул беренче тапкыр кече сыйныфларда, шундый кызгылт-сары чәчле малай сәхнәгә чыгып, «Оранжевое солнце» җырын җырлады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да ул һәрвакыт мәктәп, укытучыларның сәламәтлеге белән кызыксынды. Безнең авылда берәү дә аның турында начар сүз әйтмидер, ул бик ачык йөзле, мәрхәмәтле бала булды. Әти-әнисенә шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәт, Илюша сиңа мәңгелек хәтер, - диде озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Любовь Степанова.

Илья Денисов мәктәптән соң Чувашия дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә, югары уку йортын 2018 елда тәмамлый. Шул ук елны ул  Ульяновск шәһәрендәге хәрби частька контракт буенча хезмәткә алына.

Туганнарының  һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз!

Шулай ук, укыгыз Чүпрәлеләр Украинадагы махсус операция барышында хәрби заданиене үтәгәндә һәлак булган Игорь Аръяхов  белән хушлаштылар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев