Чүпрәледә Казахстан “аракысын” аулыйлар
Районыбызны урталай бүлеп узучы федераль юлдан тәүлегенә меңләгән автотранспорт үтә. Әлеге юл безне Россиянең теләсә кайсы төбәкләре белән генә түгел, элеккеге союздаш республикалар белән дә тоташтыра. Нинди генә йөк узмый район аша? Шуңа күрә "Дуслык" кафесы дип аталган олы юллар киселешендәге постта дежур торучы автоинспекция һәм полициянең җаваплы хезмәткәрләренә бигрәк...
Районда ялган аракы сатуга каршы көрәш туктаганы юк. Шушы максаттан махсус рейдлар оештырыла, лицензиясе булмаган һәм сату өчен катгый тоелган спиртлы эчемлекләр конфискацияләнә. Боларның бөтенесе дә райондашларыбызның исәнлеген һәм иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелә. Әлеге эчемлекләрне шешәдәге күз яшьләренә дә тиңләргә мөмкин. Чөнки агулы сыекчаны эчеп күпме халык кырыла, гаиләләр таркала, ятимнәр әти- әнисез кала. Казахстан Республикасыннан кертелгән ялган алкоголь продукциясен сату очракларының туктаусыз дәвам итүе безне бигрәк тә борчый. Республиканың башка районнарында кебек үк, безнең җирлектә дә аңа каршы кискен көрәш бара. Әле шушы көннәрдә генә "Цивильск- Ульяновск" автотрассасының 131 нче километрында, Казахстан Республикасы гражданины А. Исянгильдин идарә иткән "ВАЗ- 21703" маркалы приора машинасы туктатыла. Тикшерү вакытында машинаның багажнигында яртышар литрлы 48 шешә "Capital" этикеткалы исерткеч булуы ачыклана. Алардан тыш бишәр литрлы биш пластик канистрда специфик исле спирт катнашмасындагы сыекча да була. Әлеге эчемлекләрнең кайда эшләнүе һәм йөкне кайда алып бару турындагы документны машина хуҗасы да, аның пассажиры да күрсәтә алмый. Россия законы буенча Асланбек Исянгильдин РФ Административ хокук бозулар кодексының 15.12 маддәсендәге 4 нче бүлекчәсе нигезендә җавапка да тартылырга мөмкин. Хәзерге вакытта тикшерү материаллары Татарстан Республикасының Яшел Үзәндәге дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына җибәрелде.
Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлинә Юсупова: - Гадәттә мондый очраклардан соң тикшерүләр үткәргәч, әлеге спиртлы эчемлекләрнең бәясе бик арзан булып чыга,шуңа да аңа кызыгалар. Кайбер эшмәкәрләр форсаттан файдаланып, акча эшләргә тырыша. Әмма еш кына Казахстан аракысы дип, ялган, кеше гомере өчен куркыныч аракы саталар. Алдана күрмәгез, андый очракка тап булсагыз, тиешле органнарга хәбәр итегез. Ни кызганыч, әлеге төр исерткеч эчемлекләрне читтән кертү белән беррәттән, аларны үзебездә дә җитештереп саталар. Соңгы елларда ялган продукциягә каршы көрәш аеруча көчәйде. Бу юкка гына түгел, билгеле. Район халкының сәламәтлеген саклау, районда ялган товарлар таралуга чик кую безнең төп максатыбыз.
Әлбәттә, җинаять очракларының күбесе ялган исреткеч эчемлекләр әзерләү һәм тарату белән бәйле. Кызганыч, биредә сүз читтән кертелгән түгел, ә үзебездә җитештерелгән суррогат турында бара. Мәсәлән, 2016 елда хокук сакчылары Казандагы складларның берсендә ялган аракы әзерләүчеләрне тоткарлаган. Нәтиҗәдә, 4 мең литрга якын суррогат кулга төшерелгән. Бактың исә, җинаятьчеләр әлеге агуны Татарстанда алкоголь продукциясе җитештерә торган иң зур предприятие бренды астында ваклап сату кибетләренә таратканнар икән. Шундый ук очраклар Лаеш һәм Спас районнарында да теркәлгән. Алар шулай ук ялган аракыны Татарстан предприятиесе бренды астында таратканнар. Нәтиҗәдә, Спас районындагы җинаятьчел төркем әлеге компаниягә 2,6 миллион сумлык зыян китергән. Лаеш районы кешесе тарафыннан китерелгән зыян, гомумән дә, 3,4 миллион сумга җиткән. Әлбәттә, читтән кертелә торган суррогат күләме дә шактый зур булып кала бирә. Аның күбесе Казахстаннан кертелә. - 2015 елда без 8 тонна Казахстан аракысын кулга төшерсәк, 2016 елның өч аенда гына да 1 тонна ялган исерткеч эчемлекне әйләнештән алуга ирештек. Бу - агымдагы елда юк ителгән контрафактның 12-15 проценты дигән сүз, - дип ассызыклады Ринат Акчурин. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре районнарга да рейдлар оештыра икән. Махсус билгеләнгән затлар кибеттән-кибеткә, даруханә һәм базарларда йөреп, махсус тикшерүләр уздыра. Мәсәлән, күптән түгел генә базардагы складларның берсендә 3 литр ялган аракы табылган.
Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен...
Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда гына да алар барлыгы 55,3 мең литр контрафакт алкогольне юк итүгә ирешкән. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда кимрәк. 2015 елның өч аенда барлыгы 70,5 мең литр суррогат кулланыштан алынган булган.
Кагыйдә буларак, җинаятьчеләр әлеге агуны халык арасында аеруча популяр булган брендлар астында сата. Беренче чиратта, бу - Россия һәм Татарстанда җитештерелгән ак аракы. Әлбәттә, алар виски, коньяк, текила, ром кебек кыйммәтле исерткеч эчемлекләрне дә читләтеп үтми.
- Бу эшчәнлек, нигездә, интернет аша тормышка ашырыла. Әлеге челтәрдә "элиталы" алкогольне арзан бәядән өйгә китереп бирергә вәгъдә итә торган белдерүләр әледән-әле очрап тора. Бу төр исерткеч эчемлекләргә бәянең очсыз булуы сезгә ялган алкоголь сатарга теләүләре турында сөйли. Әгәр дә андый исерткеч эчемлекләр 5 литрлы баллоннарда тәкъдим ителә икән, аңардан шунда ук баш тартыгыз, - дип кисәтә дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев