Туган Як
  • Рус Тат
  • Иске Шәйморза урта мәктәбендә балаларга патриотик тәрбия бирү айлыгы узды

    Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр кеше күңеленә туган көненнән алып сеңдерелә башлый, чөнки кендек каны тамган туган җир, әти-әни кебек үк кадерле. Шуңа күрә балалар тәрбияләүдә иң мөһим максатларның берсе булып Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр тора.

    Иске Шәйморза урта мәктәбендә бу максатны күздә тотып, 2014 нче елның 23 январеннан алып 23 февральгә кадәр тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мирза Усманов җитәкчелегендә балаларга патриотик тәрбия бирү айлыгы узды.

    Акциянең төп максаты Россия Армиясе һәм Хәрби - диңгез флотының героик традицияләренә нигезләнеп, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, егетләрдә хәрби хезмәткә кызыксыну булдыру.

    Айлык кысаларында куелган максатка ирешү өчен күп төрле чаралар оештырылды. Сыйныф җитәкчеләре һәм тарих укытучылары Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгатьләре, тарих дәресләре үткәрделәр, башлангыч сыйныф укучылары "Безгә тынычлык кирәк" дигән темага рәсемнәр һәм стенгазеталар конкурсы оештырдылар, югары сыйныф укучылары өчен армиядә хезмәт иткән һәм хәрби уку йортында укучы егетләр белән очрашу уздырылды.

    Ватанга мәхәббәт тәрбияләүне патриотик җырлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Һәр сыйныф җитәкчесе һәм музыка укытучысы балаларга патриотик җырлар өйрәтте. Укучылар патриотик шигырь сөйләү һәм җырлау буенча ярыштылар.

    Айлык дәвамында шулай ук "Җир һәм кешеләр" музеена экскурсияләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар оештырылды.

    Хәрби хезмәткә әзерлекне сәламәтлектән аерып карап булмый.Бары тик сау - сәламәт егетләр генә Ватанны саклый ала. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвешенә дә зур игътибар бирелде: чаңгы ярышлары, шашка - шахмат турниры, Сәламәтлек көне үткәрелде.

    Айлыкны йомгаклау рәвешендә 21 февраль көнне 10 һәм 11 нче сыйныф егетләре өчен "Ягез әле, егетләр !" бәйгесе оештырылды.Егетләр "Спецназ" һәм "ВДВ" командаларына бүленеп җитезлектә, көчлелектә, акыллылыкта көч сынаштылар. Ахырда "ВДВ" командасы җиңүгә иреште.

    Үткәрелгән чараларда актив катнашкан һәм төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларны мәктәп директоры Илсур Халитов мактау грамоталары белән бүләкләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: