Иске Шәйморза урта мәктәбендә балаларга патриотик тәрбия бирү айлыгы узды
Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр кеше күңеленә туган көненнән алып сеңдерелә башлый, чөнки кендек каны тамган туган җир, әти-әни кебек үк кадерле. Шуңа күрә балалар тәрбияләүдә иң мөһим максатларның берсе булып Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр тора.