Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ватанпәрвәрлекнең нигезе кайда салына?

2007-2010 елларда "Россия патриотларын үстерәбез" Бөтенроссия конкурсын үткәрү иң масштаблы патриотик акцияләрнең берсе булды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы кысаларында билгеләнеп үтелгән иде. Конкурста илнең барлык регионнарыннан да җәмгыять вәкилләре катнашты, аның эчтәлеге үзенә аеруча чын патриотларны, фронтовикларны җәлеп итте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында әлеге конкурсны дәвам итү турында карар кылынды. Шулай итеп, республикада яшьләрне, киләчәк буынны ватанпәрвәр рухында тәрбияләү өчен комплекслы программа булдырылды. Хәер, бүгенге көннең көнүзәк мәсьәләләреннән берсе булган-патриотик тәрбия бирү уку-укыту учреждениеләрендә һәрдаим алып барыла.

Конкурсның төп максаты-укучыларда туган иленә, йортына, гаиләсенә, тарихка мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Шулай ук, патриотик юнәлештәге эшчәнлек ветераннарыбызның, өлкәннәребезнең социаль хокуклары белән бәйләп кайгыртучанлык алып баруга кайтып кала.

Конкурс номинацияләргә карап бүленә. "Туган ил, батырлык, дан турында" номинациясендә сугышчан дан музейлары тәкъдир ителә. Биредәге экспозицияләрнең байлыгы, патриотик юнәлештә алып барылган эшчәнлек исәпкә алына.

"Батырлык мәктәбе"-ветераннар тормышы үрнәгендә тәрбия алып барган чаралар системасы күзаллана.

"Үлемсез батырлык"-җәмгыяви оешмаларның, белем бирү учреждениеләрнең патриотизмны пропагандалау юнәлешендәге эшчәнлеге-ветераннар турында кайгыртучанлык күрү, батырларны мәңгеләштерү һ.б.

"Ватанны сакларга өйрәнү"-ир-егетләребезнең хәрби хезмәткә әзерлеге: ветераннар советы, хәрби комиссариатлар, хәрби оешмаларның эше тәкъдим ителә, һ.б. номинацияләр.

Конкурсны гамәлгә куючы булып ТРның сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт җәмгыяви оешмасы тора.

Чараның беренче этабы үткән елның 25 сентябренә кадәр үткәрелгән иде. Агымдагы елның февраль ае республикада тулаем патриотик тәрбия бирүгә багышланды. Әлеге тәрбия кысаларында районның барлык мәктәпләрендә дә төрле чаралар үткәрүгә урын бирелде һәм ул ай ахырынача дәвам итәчәк. Шулай ук февраль аенда конкурсның беренче этабына җибәрелгән эшләрнең нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурста районнан 6 мәктәп катнашты. Городище урта мәктәбе яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, ватандашларыбызның батырлыгын пропагандалау, ир-егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү юнәлешендәге эшчәнлекләре һәм конкурс чараларында актив катнашканнары өчен I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде (рәсемдә). Конкурста катнашучы Иске Шәйморза урта мәктәбе, 1 номерлы Иске Чүпрәле, Кече Чынлы, Зур Чынлы, Хорновар-Шигали урта мәктәпләре дипломнарга һәм лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Әйтергә кирәк, Городище урта мәктәбенең әлеге уңышы-район күләмендә алып барылган эшчәнлекнең нәтиҗәсе. Районыбызның чын патриотлары-городищелылар алда үзләренең Ватанны яратуларын, ата-бабаларыбызның батырлыкларын, бер сүз белән әйткәндә, тарихыбызны конкурсның Бөтенроссия күләмендә үтәчәк икенче этабына тәкъдим итәчәкләр. Ул 2014 елның 25 декабренә кадәр дәвам итә. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: патриотик тәрбия