Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яшьлегеңдә хаҗыңны үтәргә ашык!

Күптән түгел хаҗ гамәле кылырга киткән якташларыбыз туган җирләребезгә әйләнеп кайттылар. Алар арасында район мөслимәләр рәисе Энҗия Шәрәфетдинова да бар иде.

-Хаҗ гамәле турында бераз сөйләп китегез әле.

-Үә галәйкүм әссәәлам үә рахматуллаһи үә бәрәкәтүхү. Әлхәмдүлилләһ, кабул булсын, әйбәт йөреп кайттык. Ислам дине биш шартка нигезләнгән: Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның пәйгамбәре булуына күңелдән гуаһлык бирү, намаз уку, малдан зәкят бирү, Рамазан аенда ураза тоту, мөмкинлеге булган кешегә Кәгъбәтулланы зыярат итеп Хаҗ кылу. Менә шушы бишенче шартны без дә үтәргә бардык.

-Хаҗ кылырга бару бөтен кешегә дә фарызмы?

-Хаҗ гамәлен кылу-шушы юлны үтәргә саулыгы булган, хәләл юл белән тапкан малы, үзе кайтканчы өендә калган гаиләсенә җитәрлек малы булган, ислам динендәге балигъ һәм акыллы мөәмин кешегә фарыз санала. Авыру, сукыр һәм фәкыйрь кешеләргә Хаҗ гамәле фарыз түгел. Шулай да барырга мөмкинчелекләре булса, алар да гамәл кылалар.

-Хаҗ кылу нинди гамәлләрдән тора?

-Хаҗның фарызлары өчәү: беренчесе-ихрам, ягъни Мәккә Мөкәрәмә шәһәренә барып кергәнче "Микат" дип атала торган урында госел, тәһарәтләр алып хаҗ нияте белән ихрам кылу (кием кию); икенчесе-вәкыф, ягъни Гарәфә көнне өйләдән соң Гарәфәт тавында басып тору; өченчесе-тәваф, ягъни Корбан гаете көнендә яки 2нче, 3нче көнендә Кәгъбатулланы билгеле рәвештә 7 мәртәбә әйләнеп чыгу.

Хаҗның ваҗибләре бишәү: 1) Корбан гаете көнендә иртәнге намаздан соң "Мөздәлифә" исемле урында булу; 2) Сафа һәм Мәрва таулары арасында йөреп 7 мәртәбә сәгыя кылу; 3) Таш атыла торган урыннарда махсус көннәрдә 7шәр таш ату; 4) Өйгә кайтыр алдыннан саубуллашу тәвафы кылу; 5) Тәваф кылганнан соң чәчләрне кырдыру, кыскарту, ихрамнан чыгу.

Хаҗның болардан башка гамәлләре дә шактый күп: аларның кайберләре сөннәт, ә кайберләре-мөстәхәб.

Без Үзәкләшкән дини оешма-Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте (ДУМ РТ Хадж) җитәкчелегендә бардык. Аллаһның рәхмәтләре булсын үзләренә бик яхшы программа эшләгәннәр, безгә бөтен уңай шартлар тудырып исән-имин йөртеп алып кайттылар.

-Быел Татарстаннан күпме кеше барды?

-Ялгышмасам, 1200ләп кеше булырга тиеш.

Алар арасында районыбызның иң күркәм мөслимәләре, бүгенге көндә лаеклы ялда булучы ханымнар: -Иске Кәкерле авылыннан Назыйрә Шәрәфетдинова, Иске Чүпрәледән Фәния Җәббарова, Гөлфәрия Мәхмүтова һәм мин дә бар идем.

-Хаҗ сәфәре нәрсәсе белән истә калды?

-Хаҗга бару-ул Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бүләге. Анда баруны зур бәхеткә саныйм. Миллионлаган төрле милләт халкының бергә тупланып бер телдә бергә тәлбия әйтүе, бер телдә дога кылуы, бер телдә намаз укуы, шул халыкның бер-берсенә якынлыгы, мөгамәләсе, хөрмәте, ишәрә белән булса да якын туганнарча аңлап аралашуы-болар барысы Аллаһы Тәгаләнең кодрәте аркылы гына. Аны сөйләп кенә аңлатып булмый. Монда кеше рухый чистара, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһларыннан арынып, бу дөньяга нәрсә өчен туганлыгын аңлап кайта. "Яшьлегеңдә хаҗыңны үтәргә ашык!",-диелә. Һәр мөселман кешесенә исән вакытта Хаҗ кылырга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, кылган Хаҗларыгыз кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ кылу