"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
Быел Татарстаннан хаҗ кылырга 1200 кеше барачак.
РФ каршындагы дин берләшмәләре сораулары буенча комиссия мәгълүматларына караганда, 30 сентябрьгә кадәр безнең илдән хаҗга бару оештырыла.
Доллар курсының тотрыклы тормавы сәбәпле, хаҗны оештыру бәясе быел бераз артачак. Бу 2014 елның 27 февраленә кадәр акчаларын тулысынча түләп куйган кешеләргә кагылмый, алар өчен аның бәясе үзгәрешсез калачак.
Күптән түгел хаҗ гамәле кылырга киткән якташларыбыз туган җирләребезгә әйләнеп кайттылар. Алар арасында район мөслимәләр рәисе Энҗия Шәрәфетдинова да бар иде.
Мөселманнарның изге сәфәре- хаҗ кылуга кабул итү исемлеге быел алданрак төгәлләнгән.
0