Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чүпрәле авылы мәчете картлары "Җылы йорт"та булдылар

Убидагы "Җылы йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең күбесе 7- 8 яшьтә. Әти- әниләре исән булып та монда яшәргә мәҗбүр булган сабыйлар күзенә карап күңел сызлана.

-Без дә аларны бик кызганабыз, бирегә бер бала да үз теләге белән килмәгән. Кайсы бала үз туган йортыннан аерылыр иде? Ни кызганыч, моңа гаиләсеннән дучар ителгән кайбер сабыйның ата- анасын балалар йорты алмаштыра,- ди Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир Аббазов. Әйе, җир өстендә шул ук һаваны сулап, табигать хозурлыгына сокланып (әгәр аны күрә белсә, билгеле) йөрүче әти- әниләр дә яши безнең арада. Күбесе сабыйның нәни йөрәгендә: "Бүген булмаса, иртәгә әнием килеп алыр",- дигән өмет яшидер. Тик алар аны берәүгә дә әйтми, шушы кадәр авыр тойгыны күңелендә тирән сер итеп йөртә. Чөнки гаиләсеннән аерып алынган, әти-әни яратуыннан мәхрум ителгән бала өчен моннан да ачырак хәсрәт була да алмый. Монда мөдир булып эшләүче Алевтина Скорнякова кызларга һәм малайларга тиешле тәрбия бирү өчен шартлар булуы турында куанып сөйли.

"Имин булмаган гаиләләрне һәм аларда тәрбияләнүче балаларның социаль ятимлеккә дучар булу ихтималын кисәтү һәм булдырмый калу өстендә җитди чаралар күрү генә җәмгыятьтә сабыйларның әти-әни назыннан мәхрүм итү күренешен киметә ала. Әти-әни һәм туган йорт җылысын тоеп үскән бала гына һәрьяклы үсеш алырга сәләтле",- ди ул. Әлбәттә, монда килеп җиткәнче төрле язмыш сынауларын үтәргә өлгергән, тормышның ачы камчысын татыган сабыйлар бу йортта үзләренә җылы яшәү урыны гына түгел, тиешле белем һәм тәрбия бирүче якын кешеләр дә табалар. Мәрхәмәтле һәм изге йөрәкле кешеләр дә аз түгел, аларның аяныч язмышына битараф була алмыйча хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузучылар да бар. Ходай Тәгалә аларның һәркайсына иман байлыгы һәм күңел тынычлыгы насыйп итсен. Иске Чүпрәле мәчетеннән бүләкләр алып килгән көнне Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Марат Хәлитов килеп керде. Ул да үз машинасы белән ит алып кайткан икән, ашханә кухнясына тапшырды. Бүләк алырга үрелгән сабыйларның күзендә аз гына булса да куанычлы шатлык чаткыларын күрдем. Биредә мондый мизгелләр ешрак булсын иде, ә барыннан да бигрәк, һәр бала үз әти- әнисенең нык канаты астында тәрбия алып, җәмгыятькә файдалы кеше булып үссен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет картлары Җылы йорт приюты