Иске Чүпрәле авылы мәчете картлары "Җылы йорт" приютында булдылар
Иске Чүпрәле авылы мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазов мәчет картлары белән берлектә Убидагы "Җылы йорт" социаль приютына сәдака -күчәнәчләр илттеләр. Әлеге гамәл мәчет тарафыннан соңгы елларда традиция буларак та дәвам итә.