Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза авылы мәчетен төзекләндерергә ярдәм иткән

Туган -үскән җирләреннән төрле якларга сибелгән авылдашларыбыз, туган авылларына ярдәм итәргә тырышалар. Мәктәпкә, мәдәният йортларына, зиратларга төрле суммада акчалата, яки төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтәләр. Авылыбызның эш­мә­кәрләре яр­дәмендә дә шактый игелекле эшләр баш­карыла: мохтаҗларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына булышу, бәйрәм чаралары уздыру һәм башкасы.

Шундый кешеләрнең берсе -Ульяновск шәһәренең «Взлёт» компаниясе директоры Наиль Алимов. Ул-ачык күңелле, гади, бик мәрхәмәтле, дини, һәрвакыт башкаларга ярдәм итү теләге белән янып яшәүче кеше. Корбан гаете, Рамазан гаете көннәрендә авылга кайтып, үз нәселе әрвахларының рухларын шатландырып, сәдакалар биреп укытуны үзенең бурычы итеп тоя.

Быелгы елның изге Рамазан аенда ул, авылыбызның күрке булган мәчетебезне төзекләндерүгә 900 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Мәчетнең ике катындагы һәм манарадагы тәрәзәләрен яңа пластик тәрәзәләргә алмаштырды, яңа ишекләр куйдыртты.

Изгелек җирдә ятмый диләр. Ә Рамазан ае - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Мохтаҗларга, ятимнәргә, мәчет-мәдрәсәләргә ярдәм итүдә бу айда аеруча зур тырышлык күрсәтелергә тиеш. Шул эшләрне башкаручы кешеләрнең тәне генә түгел, күңеле дә пакьлана, сихәтләнә, иманы ныгый.

Наил Назыймович кебек кешеләр арабызда күбрәк булса иде. Без, Шәйморза халкы, мәчет картлары, аның белән горурланабыз, Аңа олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул - барлык авылдашларыбызга да үрнәк. Наил Назыймовичның эшләгән изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Үзенә, гаиләсенә бәхетле озын гомерләр телибез. Балаларынын игелеген күреп, мәрхәмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын. Шундый ил горурланырлык ул үстергән өчен, Наилнең әнисе - Хисаметдинов Зәкәрия абзыйның кызы Рауза апага һәм мәрхүм әтисе Назыйм абыйга да зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет дин һәм тормыш