Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Быел хаҗ кылу кыйммәтләнә

Доллар курсының тотрыклы тормавы сәбәпле, хаҗны оештыру бәясе быел бераз артачак. Бу 2014 елның 27 февраленә кадәр акчаларын тулысынча түләп куйган кешеләргә кагылмый, алар өчен аның бәясе үзгәрешсез калачак.

2014 елның 28 февраль көненә хаҗны оештыру бәясе бер кешегә 155 мең сум булды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте. Бәяләргә кагылышлы актуаль мәгълүматларны региональ агентлардан, үзәк офис менеджерларыннан +7(843) 524-92-10, +7(843)200-93-11 телефоннары буенча сорап белергә яки dumrt-haj.ru сайтыннан укырга мөмкин.

Ислам диненең бишенче баганасы - хаҗ гамәлләрен үтәү өчен "ДУМ РТ Хадж"да барлык шартлар, шул исәптән Согуд Гарәбстаны Корольлеге җирлегендә чакта хаҗ дәвамында туклану һәм транспорт чаралары белән тулысынча тәэмин ителү, ир-атлар өчен ихрам киеме, корбан чалу һ. б. каралган. Ул язма килешүдә (договорда) күрсәтелгән һәм тулысынча үтәлергә тиеш.

Реклама

Җитәкчелек булачак хаҗилардан бәяләр үзгәрүнең объектив сәбәпләрен аңлауны сорый, хаҗ вә аның гамәлләрен башкару өчен язма килешүне вакытында төзергә һәм акчаны вакытында түләргә тәкъдим итә. Шул рәвешчә эшләгән очракта, сезнең хаҗга гарантияләнгән урыныгыз сакланачак һәм гыйбадәт кылырга бару өчен түләү бәягез дә үзгәрешсез калачак, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ кылу