Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чыршылар да авырый

Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.

Аларны да сата башладылар инде. Тик күңел урманда үскәнне якынрак күрә. Чит илләрдән кайтарылганын сәүдә нокталарыннан инде күптән алырга була. Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар да аны махсус үстерә. Соңгы елларда чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады.

Белгечләр мондый "урман гүзәле"н теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең фитосанитар күзәтчелек, бөртек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәрләре белдергәнчә, кайбер чыршы, наратларга корткыч бөҗәкләр ияләшергә мөмкин. Җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар агачларга куркыныч тудыра. Алар кәүсә нематоды авыруы таратырга җирлек булырга да мөмкин. Әлеге авыруны таратмас өчен республиканың кайбер территорияләрендә һәм күрше төбәкләрдә карантин фитосанитар зона игълан ителгән.

-Кайберәүләр, чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип, ышанмас та. Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң аны бакчаларына чыгарып куя, яз ахырына кадәр шунда тота икән, "Яңа ел гүзәле"ндә корткычлар булганда ул башка агачларга күчә. Мондый хәл килеп чыкмасын дисәк, чыршыны чүп савытына ташларга яки мичкә тыгып яндырырга кирәк тә инде.

Декабрь урталарында белгечләр чыршы сатылучы сәүдә нокталарына рейдлар оештырырга җыена. Алар әйтүенчә, мондый тикшерүләр төрле закон бозуларга юл куймас өчен кирәк. ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре ылыслы агачлар белән сату итәргә уйлаучыларга кичекмәстән тиешле документларны рәсмиләштереп, сатып алучыларга бары тик сыйфатлы чыршылар гына сатуны оештырырга киңәш итә,-ди бу уңайдан "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Раиль Әбүзаров.

Орлык, чәчәк, агач үсентеләре турында сорауларыгыз туса, закон бозу очраклары белән очрашсагыз, 8 (843) 277-69-26 телефоны аша ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре белән элемтәгә керергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршы