"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
Өлкәннәрнең, аеруча балаларның, яраткан һәм көтеп алган бәйрәме-Яңа ел җитәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Үз өйләрендә һәм фатирларында яңа ел чыршысын бизәү исә бәйрәмне аеруча шатлыклы һәм күңелле итә.
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.
Яңа ел һәркемне яңа эшләргә рухландыра. Зур Аксу урта мәктәбендә укучы яшүсмер дә шундый хисләргә бирелептер инде мәктәп территориясендәге чыршыны кисеп, өенә алып кайта. Моның өчен тәртип сагында торучылар яхшы әйтми, билгеле.
Яңа елга санаулы гына көннәр кала бара.
0