Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Аракының бәясен арттыралар

23 июльдә Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко аракы бәясе 300 сумнан да (хәзер иң арзан аракы 170 сум тора) ким булмаска тиеш дип белдерде.

Аның фикеренчә, аракыны һәркем сатып ала алмый башлаган очракта гына эчүчеләр саны кимиячәк. Ә бүгенге көндә баш югалтып эчүчеләр бик күп. Мәсәлән, 2012 елның сентябрендә Геннадий Онищенко Россиядә 3 миллионнан артык алкоголик бар дип хәбәр иткән иде. Бу илдәге һәр 48 кешенең (күкрәк балаларын да кертеп) берсе эчкече дигән сүз. Әмма чынлыкта эчүчеләр саны тагын да күбрәк. Чөнки рәсми мәгълүматлар буенча гына да Россиядә "алкоголизм" диагнозы куелмаган, әмма исерткечтән башка яши алмаучы тагын берничә миллион кеше бар.

Геннадий Онищенко фикеренчә, аракының бәясен күтәрүдән тыш, аны сату вакытын һәм урыннарын да чикләргә кирәк. Ягъни аракы бик чикләнгән вакытта гына һәм ерак, уңайсыз урындагы кибеттә генә сатылырга тиеш.

Реклама

Шушы көннәрдә Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәкегә кагылышлы яңа закон проекты тәкъдим итте. Бу закон кабул ителгән очракта 2015 елда иң арзанлы тәмәкенең бәясе 100 сум (хәзер 40 сум тирәсе) булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аракы

2
X