Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Абдулла Алишны искә алып

Яңа Кәкерле төп мәктәбендә фронтовик-шагыйрь, әкиятче Абдулла Алишның тууына 105 ел тулуга багышланган «Гомере дә матур әкият кебек" дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Кичәне оештыручы, китапханәче Рәйнә Миначева язучы һәм аның китаплары турында тулырак мәгълүмат биреп, ул "Язучы да, батыр да" исемле китап-күргәзмәгә күзәтү үткәрде.

Язучының тормыш юлы хакында 5нче сыйныф укучысы Ленар Алимов сөйләде. Батырны искә алып "Бөркет турында җыр", "Батыр егет турында" җырлары башкарылды, әкиятләрдән өзекләр күрсәтелде.

Соңгы сүз итеп чарада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлинә Насыйбуллина балаларга Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм аларның чордашлары, каләмдәшләре турында ялкынлы чыгыш ясады. Алар үрнәгендә балаларга хәрби патриотик тәрбиянең асылын төшендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханәчеләр