Татар Шатрашаны авыл китапханәсендә китап укучылар белән һөнәр турында сөйләшү узды
Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә хезмәт. Шулай булсын өчен һәр кеше дөрес, файдалы, кызыклы һөнәр сайларга тиеш. Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта балачактан үк уйлана башларга вакыт.