Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Цильна"җәмгыятендә район семинары узды

    Кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калды. Игенчеләр зур сынауга әзерләнә. Синоптиклар фаразына караганда да, быелгы язның гадәттәгедән иртәрәк килүе ихтимал. Димәк, басуга чыгарга тиешле агрегатлар якын көннәрдә старт сызыгында булырга тиеш.

    Шундый зур эшләргә керешер алдыннан "Цильна" җәмгыятендә район семинары үткәрү очраклы гына түгел. Биредә 6500 гектар чамасы авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуның 5,5 мең гектары сөрү җирләре. Былтыр 2800 гектар мәйданда үстерелгән бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларның һәр гектары уртача 40 центнерга якын уңыш биргән. Башка культуралар игүдә дә тотрыклы үсеш бар. Гомумән алганда, мондагы сөрү җирләренең һәр гектары 48 (!) мең сум табыш китергән. Әлеге күрсәткечкә ирешкән хуҗалыклар республикада да бармак белән генә санарлык. Бу хакта муниципаль район башлыгы Александр Шадриков семинарда катнашучыларга да кат- кат искәртте. Чөнки,кайбер хуҗалыкларда һәм җир белән эш итүче эшмәкәрләрдә бу күрсәткеч ифрат дәрәҗәдә түбән. Туфрак эшкәртү технологиясенең үзвакытында үтәлмәве, агротехник чараларны оптималь срокларда югары сыйфат белән үткәрү өчен техниканың төзек булмавы һәм чәчүлек орлыкларның тиешле стандартка туры килмәве кырчылык тармагына аяк чала. Семинарга килүче хуҗалык җитәкчеләре, инженер- техник хезмәткәрләр эшне "Цильна" җәмгыятенең машина трактор паркындагы тагылма агрегатлар белән танышудан башладылар. Парк зур, техника күп, бөтенесе төзек, хәрби горнизондагыча барысы да тип- тигез сызыкка куелган. Кырга чыгу өчен сигнал көтәләр. - Шушы кадәр агрегатны бер атнада әзерләү мөмкин түгел. Монда игенче- механизаторларның, төзекләндерү звеноларының тырыш, намуслы хезмәте күренә,- ди район башлыгы Александр Валерьевич. Агро идарә җитәкчесе урынбасары, җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов комплектлаштырылган тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр һәм чәчү чорында эшләячәк башка агрегатларны көйләү тәртибе турында сөйләде. - Монда төзекләндерелмәгән, көйләнмәгән агрегат юк. Бөтенесе китаптагыча, фән кушканча эшләнгән. Әйтегез, кайсы техниканы тикшереп карыйк? Миллиметрга кадәр гарантия сезгә,- ди Җәмил Кәбирович. "Гостехнадзор" бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаровның чыгышы да игътибарга лаек. Ходай үзе сакласын, техника куркынычсызлыгы һәр эш участогында да төгәл үтәлергә тиеш. Каш ясыйм дип, күз чыгару берәүгә дә кирәкми. Кеше гомеренең иминлеге, аның сәламәтлеге өчен кайгырту барыннан да өстен һәм урындагы һәр җитәкче моның өчен җавап тотарга тиеш.

    Семинарда катнашучыларның икенче төркеме терлекчелек тармагы белгечләре иде. Алар маллар асрала торган биналарда булып савым сыерларның рационы, сыер савучыларның хезмәт шартлары белән таныштылар, сөт лабораториясен, ясалма орлыкландыру цехын карадылар. Җитештерелгән сөтне исәпләүче- лаборант Фәридә Мәхмутованың әйтүенә караганда, әлеге фермадагы 300 сыерны 10 хатын- кыз сава икән. Айга 18 мең сумнан да аз хезмәт хакы алып эшләүче юк биредә. Ә менә ярыш башында баручы Нурзидә Сөләйманова белән Татьяна Еремееваның хезмәт хаклары үткән айда 36 мең сумны тәшкил иткән. - Сыер савучыларны ник эшләмисез дип тиргәмим, ник хезмәт хакыгыз аз дип орышам,- ди хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров. Фермадагы терлекчеләр дә үз эшләреннән, хезмәт шартларыннан канәгать булуларын әйтәләр. Аннан соң делегация малларга фураж тарттыру цехындагы тегермәннәрне карадылар, орлык складларында булдылар. Шуны искәртик, әлеге хуҗалык Татарстан һәм Россия күләмендә бөртекле культура орлыклары җитештерү белән дә танылды. Чәчүлек материаллар сорап Мәскәү өлкәсендәге хуҗалыклардан килүчеләр дә булган. -Без чәчү әйләнешен басуларда гына түгел, орлыклар белән дә үткәрәбез. Теләсә нинди элиталы орлыкның да 5- 6 елдан соң уңыш бирүчәнлеге кими башлый. Димәк аны яңартырга кирәк. Сыер да шулай бит, көтүне яңартып тормасаң күп продукциягә өмет итә алмыйсың,- дип сөйли Барис Аппаувич. Шунысы куанычлы, район хуҗалыклары җитәкчеләренә орлыклар эзләп әллә кайларга барасы юк, монда үстереп безнең туфракка, климатка яраклаштырылган һәм сертификатлы бик яхшы яңа сортларны ихтыяҗың таләп иткән күләмдә алырга була. Аннан соң бәясе дә читтән алуга караганда күпкә очсызрак, әле шуның өстенә дәүләт субсидиясен дә бирә. Гомумән, "Цильна" хуҗалыгы район аграрийлары өчен һәр тармак буенча да үрнәк булып тора. Семинар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдынгы тәҗрибә эзләп Кытайга барасы юк, мондагы эш алымнарын игътибар белән өйрәнергә, белгечләрнең киңәшенә колак салырга гына кирәк. Районда шушындый базалы хуҗалык булганда, эшне оештыра белмичә көчкә өстерәлеп баручы коллективларның яшәү белән үлем арасында көн күрүләре бик аяныч.

    Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6143-kompleksnii-seminar-v-droghghanom.html карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: