Язгы чәчү тег белән яңалыклар
-
Чүпрәледә чәчү ахырына якынлаша
Агро идарәдән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, район басуларында бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар чәчү ахырына якынлаша.
-
Мәхмутовлылар быел да мул уңышка өмет итә
"Мәхмутов И" крестьян - фермер хуҗалыгы эшчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере чәчүне төгәлләделәр. Кыйммәтле әлеге культураның мәйданын быел 270 гектарга җиткергәннәр.
-
Чүпрәле басуларында техника гөрелтесе тынмый
Район игенчеләренең уртак тырышлыгы белән 31 мең гектардан артык (74 %, республиканың уртача күрсәткече белән чагыштырганда бер дәрәҗәдә диярлек) басу мәйданнарында язгы чәчү үткәрелде.
-
Чүпрәле басуларының 8381 гектарында иртә культуралар чәчү үткәрелде
Агроидарә мәгълүматларыннан күренгәнчә, район басуларының 8381 гектарында иртә культуралар чәчү үткәрелде. Бу планда каралган барлык мәйданның 20 процентын тәшкил итә (республика буенча 18 %).
-
Чүпрәлегә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов килде
Татарстан Республикасының Премьер- министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов: "Чүпрәлеләрне үсемлекчелек культурасы буенча алдынгылар рәтендә күрәсем килә",-диде бүгенге эш визитында.
-
Чүпрәледә язгы чәчү 70 проценттан артты
Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча чәчү үткәрелергә тиешле 44072 гектар мәйданнарның 30 мең гектарыннан артыгында бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларның орлыклары җир куенына салынды.
-
Быел Чүпрәледә 44 мең гектардан артык мәйданнарда чәчү үткәрәсе бар
Монда нәкъ җырдагыча, басуларның иге- чиге юк, офыкларга ук барып тоташкан кыр мәйданнарында язгы эшләрнең иң кызган чагы. Агрегатлар көнне- төнгә ялгап дым каплата, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалап өстәмә сый бирәләр, бөртекле иртә культуралар чәчү эшен дә кызу тоталар.
-
Дементьевлылар арпа чәчә
Дементьев исемендәге агрофирма игенчеләре районда беренчеләрдән булып иртә культуралар чәчүгә кереште. Бүген басуда сигез агрегат эшли, аларның дүртесе дым каплата, икесе культивация ясый һәм икесе иртә культуралар орлыгын җир куенына сала.
-
Чүпрәле игенчеләре басуга әзерләнә
Шушы көннәрдә "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында машина- трактор -паркын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча район семинары үткәрелде. -Сыйфатлы төзекләндерелмәгән техника белән производство процессын ипле тәэмин итеп булмый,- дип ассызыклады семинар башланыр алдыннан район башлыгы Александр Шадриков. Авыл хуҗалыгына караган предприятиеләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында узган чара,...
-
Чүпрәледә иртә культураларны чәчү төгәлләнә
Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен табигать тарафыннан кыенлыклар булмады. Район игенчеләре вакытның һәр минутыннан оста файдаланып, агрегатларны югары җитештерүчән эшләтәләр.
-
"Цильна"җәмгыятендә район семинары узды
Кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калды. Игенчеләр зур сынауга әзерләнә. Синоптиклар фаразына караганда да, быелгы язның гадәттәгедән иртәрәк килүе ихтимал. Димәк, басуга чыгарга тиешле агрегатлар якын көннәрдә старт сызыгында булырга тиеш.
-
Быел Чүпрәледә бөртекле культуралар 42000 гектар чамасы чәчеләчәк
Яз игенчене төрлечә сыный. Моннан 5- 6 ел элек башланган корылыкның әлегәчә дәвам итүе авыл хезмәтчәннәрен быел да шик астына куя. Мул уңышка өмет итеп куйган хезмәтең, сарыф иткән чыгымнарың акланырмы? Менә шундый билгесезлек борчый бүген аларны.
-
Чүпрәле районы буенча 38880 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 майга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 38880 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. Шуларның 29005 гектарын бөртеклеләр тәшкил итә.
-
“Махмутов” крестьян- фермер хуҗалыгында да язгы чәчү эшләре гөрли
"Махмутов" крестьян- фермер хуҗалыгында да язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Хуҗалыкта 880 гектар мәйданда җир исәпләнә.
-
Чүпрәледә 1439 гектар мәйдандагы җирләр чәчелгән
Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт бармы?!