Туган Як
  • Рус Тат
  • Ялган аракыдан Чүпрәледә үткән ел дүрт, быел бер кеше һәлак булды

    Статистик мәгълүматларга караганда, бары тик ялган аракы эчүдән генә дә Россиядә ел саен кырык меңгә якын кеше якты дөнья белән хушлаша. Әлеге "чума" безнең төбәкне дә читләтми. Гөрләтеп яшәргә тиешле 4 райондашыбыз, былтыр шушы афәт корбаны булды. Быелның беренче кварталында 1 якташыбызны җиргә иңдердек. Үзәк хастаханә табиблары әйтүенчә, алкогольле эчемлекләрдән...

    -Эчкечелекнең торган саен зуррак колач җәюе, ә намуссызлар тарафыннан гади халыкка ялган эчемлек сатылуы күптән инде ил күләмендә чаң сугу чигенә җиткән иде. Әмма "эт эрә-бүре йөри" дигәндәй, исерткеч эчемлекләрне җитештерүчеләрнең һәм аны кулланучыларның да "үз туксаны-туксан". Ни өчен? Чөнки хәмер иң зур һәм иң ышанычлы табыш чыганагы. Исерткеч эчемлекләрнең легаль (ягъни закон тарафыннан танылган) сәүдә әйләнеше генә дә елына биш миллиард доллардан артыграк табыш бирә, дип әйтә экспертлар.

    Без монда аның законлы әйләнештәгесен генә әйтеп үттек. Әмма бу тармакта яшерен бизнес та чәчәк ата. Халыкны эчкечелек сазлыгына этәрү бер хәл, хәрәм мал белән баерга тырышучыларның ялган продукцияләре белән күпме кеше гомере вакытсыз өзелә?! Халык эчкечелеккә бирелде дибез. Сәбәпләрен эзлибез. Дөрес, гаеп атта да, тәртә дә бар, дигәндәй, беркемнең дә авызына көчләп салмыйлар.

    Аракы дигән явыз дөньяга чыкканнан бирле һәр заманның да үз эчкечеләре булгандыр, әмма бүгенгедәй оятсыз рәвештә халыкка теләсә нинди суррогат сатып, кеше гомере һәм челпәрәмә килгән язмышлар исәбенә байлык җыючыларны берничек тә аклап булмый.

    Быелның беренче кварталында гына да, мәсәлән, үз өйләреннән ялган спиртлы эчемлекләр сатып, кесә калынайтырга теләүчеләр административ җаваплылыкка тартылды. Мондый кәсеп белән шөгыльләнүчеләр бигрәк тә, Чуваш Бизнәсе, Кече Уби, Яңа Шигали, Чуваш Чүпрәлесе, Югары Чәке һәм Уби авылларында бар.

    Билгеле, ялган алкоголь продукциясе сатып алучыларны аның арзан бәясе кызыктыра. Сыйфаты шикле аракыны исерекләр генә түгел, ә акчалары булган, яхшы тәэмин ителгән кешеләр дә сатып ала.

    "Алкоголь" дип аталган профилактик чаралар кысаларында, чикләнгән вакытта кибетләрдән спиртлы эчемлекләр сатуның алты очрагы теркәлде. Хәзер Татарстан Республикасында Казахстанда җитештерелгән аракы һәм коньякның киң таралу фактлары бар. Мондый ялган спиртлы эчемлекләрнең арзан гына хактан идән астыннан сатылу очраклары күп.

    Агымдагы елның 18 февралендә, Цивильск- Ульяновск автотрассасында автоинспекторлар туктаткан "ВАЗ-217030" маркалы машинада "Русская брунка" дип исемләнгән 60 литр спиртлы продукция булуы ачыклана. Ульяновск өлкәсенең Ишеевка эшчеләр поселыгында яшәүче әлеге ир-ат аны бернинди документсыз алып бара. Әлеге суррогатның Казахстан якларыннан китерелүе дә билгеле була.

    4 февраль кичендә Яңа Шигали авылында гомер итүче ханымнан бер шешәсен 150 сумга "сатып" алынган аракының да Казахстанда җитештерелгәне ачыклана. Мондый мисаллар бик күп.

    Юбилейларны, банкетларны яки башка төрле бәйрәмнәрне үткәргәндә Казахстан аракысына яки ГОСТ таләпләренә туры килмәгән башка төрле эчемлекләргә өстенлек бирмәгез, диясем килә. Казахстанда җитештерелгән коньякны гына алыйк. Матур шешәләргә тутырылган бу эчемлек кибет киштәләрендә күз явын алып торырга мөмкин. Ә шешәсе эчендә төрле хуш исле буяулар салынган сулы сыекча гына. Ул сыекча хәтта виноград җимешенеке дә түгел, ә орлыгыныкы. Ягъни бу эчемлек коньякның "янында да тормаган". Безнең бүлек киләчәктә дә мөндый күренешнең тамырына балта чабу максатыннан районда күпкырлы эш алып барачак. Законның таләпләре кырыс аның. Кырын эш кырык елдан соң да беленә диләр. Шуңа да законга буйсынучан граждан булуың хәерлерәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: