Каһарманнарга дәүләт бүләкләре тапшырылды
Көн вакыйгасы

Каһарманнарга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бу бүләкләр – үз гомерләре бәрабәренә Ватанга тугрылыкларын исбатлаган якташларыбыз турында җанлы истәлек

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты залында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә һәм якыннарына дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Тантана барышында  хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык күрсәткәннәре өчен Россия Президенты В.В. Путинның Указы нигезендә бүләкләнгән (вафат булганнан соң) Замир Роберт улы Галимовның Батырлык ордены аның тормыш иптәше Гөлфия Галимовага тапшырылды. Шундый ук Батырлык орденына Анатолий Петрович Осипов лаек. Аның бүләге абыйсы Алексей Петрович Осиповка бирелде.

Татар Бизнәсе авылыннан Абдуллаҗан абый Шиһапов улы Айрат Абдуллаҗан улы Шиһаповның Изге Георгий орденының IV дәрәҗә аерымлык билгесе – Георгий крестын кабул итеп алды. Петр Николаевич Шаповаловның «Батырлык өчен» медален тормыш иптәше Наталья Александровна Шапаваловага тапшырдылар.


Нет комментариев